Ябык ишекләр. «Салих Сәйдәшев музее бикләнгәннән бирле берни белмибез…»

1993 ел. Казанның үзәк урамнарының берсендә яңа музей ачыла. Шул рәвешле үзе яшәгән йортында күренекле композитор, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салган Салих Сәйдәшевнең хәтерен мәңгеләштерергә телиләр. Ләкин менә инде ничә ел әлеге музейның ишегендә – йозак.

Мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевнең Казандагы музее 2016 елда ук ремонтка ябылды. Ремонт эшләренең әле тәмамланмавы, дөресрәге, алып барылмавы билгеле булды. Музей җитәкчесенең төрле югарылыктагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп язуларның уңай нәтиҗәләр китермәве ачыкланды. Алты-җиде ел элек башланган ремонт эшләренең ахыры да булырга тиештер бит югыйсә. Бу очракта акча юклыгын сылтау итеп кую ышандырмый.

Салих Сәйдәшевне халык кына түгел, кесә каракларына кадәр хөрмәт иткән бит. Кайсыдыр елда Кызыл мәйдандагы хәрби парад Сәйдәшевнең Совет армиясе маршы музыкасы белән алып барыла. Шул вакытта аңа үз исеме язылган сәгать бүләк итәләр. Ул сәгать караклар кулына эләгеп, Салихныкы икәне билгеле булгач, караклар аңа сәгатен, гафу үтенеп, шул ук көндә китереп бирә. Без шушы караклардан да түбән дәрәҗәдәге кешеләр түгелдер бит инде?

Хөрмәтле редакция, сез бу мәсьәләгә битараф калмассыз дип өметләнәсе килә.

Рәфкать Ибраһим, Татарстанның Аксакаллар шурасы әгъзасы

Редакциябезгә менә шундый эчтәлектәге хат килде. Мәсьәләнең нидә икәне аңлашыла инде: татарның күренекле композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең башкаладагы музеен инде ничәнче ел төзекләндереп бетерә алмыйлар. Без моның сәбәбен ачыкларга тырыштык.

Музей тарихыннан

XX гасыр башында (1904–1911) сынчы Фердинанд Амлонг тарафыннан Казанның Горький урамында ике катлы бина төзелә. Башта ул «Хөкүмәт һәм җәмәгать оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр җәмгыяте» клубы биналары комплексына (хәзерге Тинчурин театры бинасы) керә. 1928–1990 елларда Камал театры артистлары өчен тулай торак буларак хезмәт итә. Чирек гасыр буе – 1930–1954 елларда шушы бинаның Салих Сәйдәшев яшәгән фатирында татар музыка сәнгатенең иң күренекле әсәрләре иҗат ителә.

1988 елда, мәшһүр композиторның хәтерен мәңгеләштерү максатыннан, бу бинада Салих Сәйдәшев музеена нигез салына. 1993 елның 25 июненнән ул эшли дә башлый. Музей кунакларына Сәйдәшевнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышу өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла. Беренче катта – музыкаль салон, икенче катта күргәзмә заллары була. Музейның үзенчәлеге булып «Ак зал» санала. Монда композиторның «GeorgHoffman» (Берлин, ХIХ г. ахыры – ХХ г. башы) пианиносы тора.

Салих Сәйдәшевнең рухы, иҗат җәүһәрләре сакланган әлеге музейның ишегенә 2016 елда йозак эләләр. Сәбәбе – ремонт эшләре. Төзекләндерү эшләренең ни өчен әлегәчә тәмамланмавы сорау тудыра, билгеле.

Ике сорауга – бер җавап

Сәбәбен ачыклау өчен, беренче эш итеп, музей директоры Эльвира Низаметдиновага мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләреннән күренгәнчә, ремонт эшләре инде төгәлләнгән диярлек, бинаның ишекләре бикле булса да, музей хезмәткәрләре эштән туктамаган. Аңлавыбызча, төп проблема – экспозицияләр булмауда. Башка сорауларны ул Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Милли музей җитәкчелегенә бирүебезне үтенде.

Шуннан соң без Татарстан Милли музееның генераль директоры Алиса Вяткина исеменә хат яздык. Җавап хатының кайбер мөһим урыннарына тукталыйк.

«Салих Сәйдәшев музее 1993 елның 25 июнендә ачыла. Музей экспозицияләре 23 ел дәвамында эшләп килде һәм халык арасында популяр булды. Әмма музей эчтәлек һәм техник яктан камилләштерүне, яңа тематик бүлекләр һәм экспонатлар белән тулыландыруны таләп итә. Тагын шуны исәпкә алырга кирәк: андагы экспозицияләр билгеле бер авторлар эше (Татарстанның Сәнгать фонды рәссамнары Александр Леухин һәм Владимир Нестеренко, профессор Булат Галиев җитәкчелегендәге «Прометей» үзәге хезмәткәрләре. – Авт.) булуы һәм авторлык хокукларын саклау турындагы закон белән яклануы аркасында бу эшләр берничә этапта башкарыла.

2016 елда музей төзекләндерү эшләре максатыннан ябыла. 2017–2020 елларда бинаны төзекләндерү һәм реставрацияләү, аның тарихи кыяфәтен кире кайтару максатыннан эшләр башкарыла. 2020 елның ноябрендә башкарылган эшләр актына кул куела. Бинаны төзекләндергән вакытта кайбер техник проблемалар килеп чыга, ләкин алар үз вакытында хәл ителә», – диелә хатта.

Рәсми җаваптан аңлашылганча, яңа экспозициянең фәнни концепциясе инде эшләнгән, Фәнни-методик совет һәм тышкы рецензентлар тарафыннан кабул ителгән. 2023 елда музейның экспозиция заллары Татарстан Милли музееның күргәзмә һәм белем бирү проектларын оештыру өчен күргәзмә планына кертелгән. Шулай ук безгә, музей ябылганнан соң, экспозициядә булган барлык экспонатлар Татарстан Милли музее фондларына тапшырылганлыгы билгеле булды. Бинаны төзекләндерү эшләре белән беррәттән Салих Сәйдәшевнең мемориаль коллекциясендәге кайбер әйберләр реставрацияләнә икән.

«Фәнни эзләнүләр вакытында Татарстан Дәүләт архивында композиторның биографиясе һәм иҗатына бәйле яңа документлар, Дәүләт теле-һәм радио архивында Салих Сәйдәшевнең моңа кадәр югалган дип саналган кулъязмалары табылды.

2022 елның сентябрендә Салих Сәйдәшев музее кунаклар кабул итә башлады. 2022 елның сентябреннән декабренә кадәр биредә төрле чаралар оештырылды. Хәзерге вакытта экспозициянең дизайн-проектын башкару һәм алга таба музеефикацияләү (экспозиция һәм мультимедиа җиһазларын сатып алу, контент программасын башкару, музей әйберләрен реставрацияләү һәм сәнгати бизәлеш) өчен финанслау мәсьәләсе көн кадагында тора», – дип төгәлләнә хат.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы җитәкчелегенең дә фикерен белешер өчен, министр Ирада Әюпова исеменә хат яздык. Безгә килгән җавап хатында алдагысыннан әллә ни аерма юк иде. Төгәлрәк әйтсәк, бу юлы Милли музей җитәкчесеннән килгән хатның татарчага тәрҗемәсен кабул итеп алдык. Шуңа да Мәдәният министрлыгының җавабында яңалык тапмадык.

Ачыгыз!

Шулай итеп, «Музей кайчан ачылыр?» соравына төгәл генә җавап бирүче булмады. Бары тик эшнең әлеге дә баягы акча мәсьәләсенә килеп төртелгәнен генә ачыкладык. Салих Сәйдәшевнең туганы Рөстәм Әхмәров (композиторның апасы Әминәнең оныгы) бу мәсьәләне болай гына калдырмаска ниятли.

– Музейда чаралар уза, дигәннәр. Ә безнең алар турында ишеткән дә юк. Музейның ишекләре бикләнгәннән бирле берни белмибез… Экспозицияләргә нинди бай музей иде ул. Музейның ишекләре, һичшиксез, ачык булырга тиеш! Бу вакытка кадәр ачылмавының сәбәбен һич аңлый һәм кабул итә алмыйм. Бу мәсьәләгә игътибар бирүегез өчен рәхмәт. Язма чыгу белән, без – Салих Сәйдәшевнең туганнары, Татарстан Милли музее җитәкчесе белән күзгә-күз карап сөйләшергә ниятлибез. Кулыбызда сезгә килгән хат булыр. Ул бит әлеге музейның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын исбатлый, – ди ул.

P.S. Салих Сәйдәшев – шактый катлаулы чорда яшәп иҗат иткән, тормышның ачы якларын күп күргән шәхес. Репрессия вакытында могҗиза белән генә исән калып, бар җирдән куылып, яман шешне җиңә алмыйча, 54 яшендә вафат була ул. Әмма шушы кыска гына гомерендә дә үлемсез әсәрләр иҗат итәргә, «бөек» исемен яуларга өлгерә. Бүген аның бай мирасы – ябык ишекләр артында. «Ватаным Татарстан» газетасы бу хәлгә кагылышлы яңалыкларны күзәтеп барачак.

 

Салих Сәйдәшев музее турында кызыклы фактлар:

– Кайчандыр Камал театры артистлары өчен тулай торак буларак хезмәт бу бинада җырчы һәм актриса Галия Кайбицкая, режиссер Марсель Сәлимҗанов, сынчы Рада Нигъмәтуллина, актерлар Шәүкәт Биктимеров, Ринат Тәҗетдинов һәм башка күренекле шәхесләрнең яшәгәне билгеле.

– Музейда Фатыйма-Зөһрә Солтанованың көндәлеге сакланганы билгеле. Аның буенча Әмирхан Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестен язган.

– Музейның гомуми мәйданы – 377,2 м².

– Салих Сәйдәшев музее Биектау районының Өбрә авылында да бар. Бу авылда композиторның бабасы Бикчәнтәй, аның дүрт улы Бикмөхәммәт, Мөхәммәди, Җамалетдин (композиторның әтисе), Сабирҗан тууы, сугышка кадәр Салих Сәйдәшевнең Өбрәгә еш кайтып кунак булуы билгеле.

Лилия Гыймазова

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү