Халыкара елгалар көне
Элегрәк бу мөһим экологик дата «Халыкара буаларга каршы көрәш көне», шулай ук «Елгаларны, суны һәм тереклекне яклау гамәлләре көне» дип атала. Ул беренче тапкыр 1998 елның 14 мартында билгеләп үтелә. Бу көнне 20дән артык илдә, шул исәптән Россиядә, Бразилиядә, Һиндстанда, Таиландта, Австралиядә, Япониядә, АКШта 50дән артык протест акциясе үткәрелә, елгалар язмышына битараф түгелләр демонстрацияләргә чыга, елга чистарту өмәләрендә катнаша. Елгалар көненең төп максатларына сулыкларны чиста тоту, елгаларны чистарту керә.
«ПИ» саны көне
Бу бәйрәмне Америка физигы Ларри Шоу 1987 елда уйлап таба. Ул 14 мартта АКШта кабул ителгән формада язылган дата — 3 / 14 – «ПИ» санының беренче өч саны белән туры килүен күрә.
Дөресен әйткәндә, π – «ПИ» санын кем, ничек тапканы төгәл генә билгеле түгел, чөнки аны төрле чорларда төрле халыклар куллана. Моңа карамастан, язма чыганаклар «ПИ» санын чын мәгънәсендә беренче тапкыр Архимед тарафыннан кулланылганын күрсәтә. Ләкин Архимедтан элегрәк борынгы Мисырда һәм Месопотамиядә Бабил чорында; Архимедтан соң исә, XV гасырда төрек-ислам дөньясының атаклы математик галиме Гыяседдин Җәмшид тарафыннан π саны өчен якынча математика зурлыгы кулланыла.
1846 елның 14 мартында Казан генерал-губернаторы булып Ираклий Абрамович Баратынский билгеләнә
Казанда Баратынский үз вазифаларын 12 ел үти. Бу елларда күп кенә объектлар ачыла: гомуми белем бирү һәм дүрт еллык гамәли курс булган авыл хуҗалыгы фермасы, Казан шәһәре иҗтимагый банкы, университет ишегалдында шагыйрь Г.Р.Державин һәйкәле, шәһәр белән Адмиралтейство бистәсе арасында дамба, Казан Кремлендә Сарай бинасы , яңа таш театр. Шулай ук «Казан икътисадый җәмгыяте язмалары» чыга башлый. Ираклий Абрамович балалар приютларының мохтаҗлыгы турында даими кайгыртуы өчен Патшабикәдән күп тапкырлар рәхмәт белдерүен ала.
1956 елның 14 мартында Казан инженеры Александр Понятов дөньяга беренче видеомагнитофон күрсәтә
Прибор кәтүкле булган һәм бары тик телестудияләрдә һөнәри файдалану өчен генә уйлап табыла. Аны йорт өчен сатып алырга ул вакытта беркемнең башына да килмәгән. Бәясе дә, габаритлары да шактый зур була.
Гражданнар сугышы вакытында Александр Понятов Кытайга, соңрак АКШка күчеп китә. Биредә 40 нчы елларда AMPEX компаниясенә нигез сала һәм видеомагнитофоннар эшли. AMPEX 50 елдан артык профессиональ аудио- һәм видеоаппаратура җитештерү буенча дөнья лидеры була.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat