Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге 8 апрельдә Россия башкаласында «Мәскәү – Татарстан күпере» дип аталган VIII Мәскәү яшьләр форумы үткәреләчәк. Вәкиллек шул турыда хәбәр итә.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
«Мәскәү – Татарстан күпере» форумы – уникаль мәйданчык, анда төрле өлкәләрдә уңыш казанган спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау, куелган максатларны тормышка ашыру турында киңәшләр бирә.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе һәм чараның башка спикерларыннан катнашучылар кызыксынган сорауларга җавап ишетү мөмкинлеге бирелә, диелә вәкиллекнең сайтында.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat