Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казан һәм Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды.

Республикада диннәр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча берлектә эшләү мәсьәләләре каралды. Рөстәм Миңнеханов Казан яһүдиләр дини җәмгыятенең актив төстә социаль эш алып баруын, үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм һәм мәгърифәтле итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ицхак Гореликны туган көне белән котлап, аңа рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә һәм милләтара тынычлык-татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медален тапшырды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү