Тырышкан табар. Татарстан Дәүләт Советында эшкуарларга ярдәм чаралары турында сөйләштеләр

Татарстанда 800 меңнән артык кеше үз көнен үзе күреп яши. Сүз кече һәм урта бизнес вәкилләре турында бара. Былтыр төрле интернет-кибетләрдә сатучылар саны гына да ике тапкыр диярлек арткан әнә. Республикада онлайн сәүдә эше тагын да тизрәк үсә башламагае. Татарстанда киләсе айда ук ил күләмендә тәүге «бонд склады» эшли башларга тиеш. Эшкуарларга ярдәм чаралары турында Татарстан Дәүләт Советында сөйләштеләр.

Парламентта Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та катнашты. Татарстан Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиев сүзләренә караганда, республикадагы барлык эш урыннарының 42 проценты кече һәм урта бизнес тармагына туры килә.

– Бу – республиканың социаль-икътисадый үсешен билгеләүче зур армия, – диде ул. – Сер түгел, соңгы өч елда эшмәкәрләргә шактый сынау узарга туры килде. Шуңа да карамастан, без бер урында гына туктап тормыйбыз. Бүген Татарстанда 168 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты исәпләнә. Алдагы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, күрсәткеч 2,4 процентка үскән.

Вәкаләтле вәкил әйтүенчә, тармакта тотрыклылыкны сакларга дәүләттән күрсәтелүче ярдәм чаралары булыша. Хәер, эшкуарлар үзләре дә шомарып беткән инде.

– Хәзер эшмәкәрләр җитәкче ишеген шакып, үзләрен кызыксындырган сорауны бирергә курыкмый. Элек вәкаләтле вәкил аппаратында халыкны атнага бер генә көн кабул итсәк, хәзер көн саен аларның сорауларына җавап бирәбез. Телефонны төнлә дә сүндереп торган юк. Алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр мөрәҗәгатьләр саны 10 процентка кимеде. Димәк, ике арада аңлашу бар, – диде Фәрит Абдулганиев.

Бизнес вәкилләренең «авырткан җир»ен дә әйтте ул. Эшмәкәрләр күбрәк дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының эшеннән зарлана икән. Былтыр барлык мөрәҗәгатьләрнең 26 проценты нәкъ менә шуңа туры килгән. Икенче урында – гамәлдәге законнарны аңлатып бирүгә бәйле сораулар (24 процент). Беренче өчлеккә дәүләттән ярдәм чараларына кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә эләккән (10 процент).

– Барлык мөрәҗәгатьләрнең 70 проценты урында ук хәл ителә, – дип ышандырды вәкаләтле вәкил.

Татарстанда гына түгел, ил күләмендә эшмәкәрләрнең төн йокысын качырган бетмәс-төкәнмәс тикшерүләргә дә аерым тукталдылар. Республикада административ басым ясауны киметү юнәлешендә шактый эш башкарыла, дип тынычландырды Фәрит Абдулганиев. Фикерен саннар белән дә дәлилләде. Былтыр Татарстан бизнес үсешенә бәйле киртәләрне киметү күрсәткече буенча ил төбәкләре арасында дүртенче урынга чыккан әнә.

Республикада электрон сәүдәгә дә зур өметләр баглыйлар. Былтыр Татарстанда төрле маркетплейсларда сатучылар саны ике тапкыр диярлек арткан. Ел дәвамында алар онлайн сәүдә мәйданнары аша 50 миллиард сумлык товар саткан. Алга таба интернет-кибетләргә «йөрүчеләр» тагын да күбәеп китмәгәе. Билгеле булганча, апрельдә Татарстанда ил күләмендә тәүге «бонд склады», ягъни аерым бер таможняга беркетелгән склад ачылырга тиеш. Ул ничек эшләячәген гап-гади чит ил телевизоры мисалында карыйк. Фәлән илдәге җитештерүче бонд складына телевизорларны күмәртәләп җибәрә дә, алар чикне узмаган товар буларак, димәк, пошлина түләнми, шунда бушка сакланачак. Интернет-кибетләрдәге сатучылар исә безгә әнә шул телевизорларны алырга тәкъдим итәчәк. Ә алучысы табылгач, товарны, тиешле салымнарны түләп, складтан төяп озатасы гына кала. Телевизорның атналар буе чит илдән кайтып җиткәнен көтәсе дә юк. Сатып алучыга – товар, сатучыга – акча. Бетте китте! Бонд складлары чит илдән товар кайтартуга бәйле чыгымнарны киметәчәк, дип фаразлана. Сатылмаган товарны артык чыгымнарсыз кире озатырга да мөмкин булачак, ди.

Комитет утырышында кече һәм урта бизнеска кагылышлы гамәлдәге кануннарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре дә карап тикшерелде.

 

Эльвира Вәлиева

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү