Рөстәм Миңнеханов һәм Артем Молчанов Казан заводының узган елдагы эш йомгаклары буенча фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Группа ГМС” акционерлык җәмгыяте президенты Артем Молчанов белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Чарада “Казанькомпрессормаш” акционерлык җәмгыятенең узган елдагы эшчәнлеге йомгаклары, шулай ук предприятиедә төп проектларны тормышка ашыруның барышы турында сөйләшү булган.

“Группа ГМС” акционерлык җәмгыяте – нефть-газ тармагы, атом һәм җылылык энергетикасы, торбаүткәргеч транспорт, су хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен насослар, компрессор җиһазларын эшләү өлкәсендә фәнни-җитештерү мөмкинлекләренә ия булучы күп профильле холдинг. Татарстанның “Казанькомпрессормаш” заводы 2012 елда әлеге структурага кертелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү