Ураза вакытында сәламәтлеккә зыян килмәслек итеп ничек дөрес тукланырга? Табиб-диетолог Гөлназ Гыймранова КИҢӘШЛӘРЕ

Бар мөселман дөньясы рамазан аен каршыларга әзерләнә. Тиздән уразага керәбез. Бу чорны организмга зыян килмәслек итеп ничек уздырырга? Сәхәр белән ифтарда нәрсә ашарга? Нинди витаминнар эчәргә? Табиб-диетолог Гөлназ Гыймранова белән шул хакта сөйләштек.

– Организмны уразага ничек әзерләргә?

– Иң элек җитәрлек күләмдә чиста су эчүне гадәткә кертергә кирәк. Кешенең 1 килограмм гәүдә авырлыгына 30 мл су туры килергә тиеш. Кичке сәгать уннан да соңга калмыйча йокларга яту хәерле. Йоклаганда мелатонин дип аталган гормон бүленеп чыга. Ул исә гормональ системаны җайга сала. Уразага керер алдыннан печенье, кекс, торт кебек җиңел углеводларны да чикләргә кирәк. Аларны ашаудан туктасагыз, ураза тотканда башыгыз авыртмас.

– Сүз уңаеннан, ураза тотканда беренче көннәрдә еш кына баш әйләнә, хәлсезлек сизелә, күңел болгана. Бу күренеш нәрсә белән анлатыла?

– Рамазанга кадәр баллы ризык белән мавыккан булсагыз, шуңа өстәп, әле сәхәрдә дә баллы ризык ашасагыз, канда глюкоза күләме артачак. Ач торганда исә аның күләме кисәк кенә кими. Кандагы шикәрнең шул рәвешле уйнавы баш авыртуга китерә. Организмда җитәрлек күләмдә су булмаса да, баш авыртырга мөмкин. Ач торганда организмда канга токсиннар бүлеп чыгарып, организмны агулый торган бактерияләр, паразитлар үлә. Шуңа күрә рамазан ае алдыннан, хиҗәмә ясатып, кан тамырларын чистартып алсагыз да яхшы булачак.

– Уразага керер алдыннан организмны тикшертү өчен, анализлар тапшырырга кирәкме?

– Глюкоза һәм гемоглобин күләмен тикшертергә мөмкин. Глюкоза күләме биштән дә түбән булмаска тиеш. Артыграк икән, ураза тотканда кешегә, күп дигәндә, бер хөрмә (финик) ашарга ярый. Ураза тотучының кандагы ферритин дәрәҗәсе дә 50дән артмаска, үт куыгында таш булмаска тиеш.

– Сәхәр һәм ифтарда нәрсәләр ашау хәерле?

Сәхәрдә ат, бозау, сарык ите ашарга була. Әмма аларның күләме 100 граммнан да артмасын. Ник дигәндә, организмның аларны эшкәртеп тә өлгерәсе бар. Моның өчен анда ферментлар җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Ит янына яшелчә өстәсәң дә яхшы булачак. Аларны пешереп тә, пешермичә, салат ясап та ашарга мөмкин. Ярмалар да файдалы. Ифтарда да шундый ук ризыклар ашарга киңәш ителә. Бер генә искәрмә бар. Авыз ачканда аксымның җиңел үзләштерелә торган төрләренә, мәсәлән, йомырка, балык, креветка, тавык һәм күркә итенә өстенлек бирергә кирәк. Кыздырылган ризык ашарга уйласагыз, аны эретелгән майда, терлекнең эчке маенда яки иссез авокадо маенда әзерләргә кирәк.

– Ураза тотканда кайсы төр ризыкларны ашамау хәерле?

– Бу чорда организмга бернинди файда китерми торган ризыклардан баш тартырга киңәш итәр идем. Монда майонез, торт, конфет, печенье, лимонад, шоколад, каһвә, яшел чәй, эретелгән сыр, чипсы турында сүз бара. Аларны чикләсәгез, үзеннән-үзе җиңеллек сизәрсез.

– Каһвәгә аерым тукталыйк әле. Ни өчен аны ураза тотканда эчәргә ярамый?

– Бу эчемлек организмнан суны кудыра, кан басымын уйната. Аның составындагы кофеин исә организмны уятып җибәрә, көч-дәрт өсти. Димәк, авыз ачканда каһвә эчкән кеше вакытында йоклый алмаячак. Шуңа күрә ураза тоткан чорда каһвәдән гомумән баш тарту хәерле.

– Уразада җиләк-җимешләрне кайчан ашау яхшырак?

– Алардан ашаганнан соң ук авыз итәргә мөмкин. Шулай да җиләк-җимештән бигрәк, җиләкләргә өстенлек бирү хәерлерәк. Ураза тотканда тәүлегенә 100–200 грамм җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә.

– Күп итеп су эчкән кеше уразаны җиңелрәк тота, диләр…

– Җитәрлек күләмдә чиста су эчкән кеше, дөрестән дә, уразаны җиңелрәк тота. Ник дигәндә, организм яхшырак чистара, яшәрә, хәлсезләнми. Витаминнар да җиңелрәк үзләштерелә.

Ураза тотканда кирәкле витаминнар

Сәхәр Ифтар
витамин күләме витамин күләме
Д 5000 ме магний 400 мг
С 500 мг    
омега-3 1000 мг    

Динә Гыйлаҗиева


Ураза вакытында сәламәтлеккә зыян килмәслек итеп ничек дөрес тукланырга? Табиб-диетолог Гөлназ Гыймранова КИҢӘШЛӘРЕ” язмасына фикерләр

  1. Креветка»диеп укыдым бугай, аны ашасаң ураза тотмасын да буладыр, чөнки ул диңгез хәшәрәтләре харам ризыклар санала түгелме, безнең мәзһәбтә?

Җавап Отменить ответ