Банк янгынын акча сибеп сүндерәләр

Америкадагы банк түнтәрелеше дөнья яңалыкларының иң әһәмиятлесенә әйләнде. Банкротлыкка чыккан банклар чылбыр реакциясе биреп, дөньякүләм финанс кризисын тудырсалар, хәл кискен начараячак иде.

Бер нәрсәгә игътибар итик: Америка банкларының проблемалары турында беренче хәбәрләр күренүгә үк, нефть бәясе түбәнгә китте. Финанс хакимиятләренең вазгыятьне тотрыкландырырга вәгъдәләре ишетелү белән янә югары күтәрелде. Әгәр глобаль кризис, ниһаять, башланса, нефть бәяләре белән генә котылып калып булмаячак: җитештерү мәйданнарының тукталуы, масштаблы эшсезлек, фәкыйрьлек һәм ачлык мәйданга чыгачак. Һәркем белә: моңа юл куярга ярамый. Дүшәмбе көнне ФРСның гадәттән тыш һәм ашыгыч утырышка җыелуы, Байденның милләткә мөрәҗәгать белән чыгуы эшләрнең никадәр катлаулы булуы хакында сөйли иде. Никадәр генә ашыгыч чаралар күрелмәсен, чылбыр реакциясе һәм банк афтершоклары барыбер күзәтелде. Европа Үзәк банкы Baltic International Bankның лицензиясен алды. Американың төбәк банкларының котировкалары кискен түбәнгә очты. 75 процентка кадәр бәясен югалткан банклар бар. Европаның зур банклары да очсызлана. Credit Suisse – 14, KbW – 12, Commerzbank – 11, Deutsche bank һәм Raiffaisen 7 процент кыйммәтләреннән колак кактылар. Мәсьәләгә болай карыйк: әгәр син үткән атнада Credit Suisseның акциясен алган булсаң, дүшәмбе көнгә 14 процент акчаңны югалтып өлгердең. Аңлашыла инде: саннар инвесторларда (спекулянтлар дип укы) паника уята. Алар калган акчаларын коткару өчен, банк кәгазьләреннән котылырга теләячәкләр. Ул теләк җимерелүне тагын да тизләтәчәк.  Шуңа күрә дүшәмбе көнне биржалар күп кенә компанияләрнең акцияләре белән сәүдәне туктатып торырга мәҗбүр булдылар. Франциянең икътисад министры Брюно Ле Мэр инвесторларны тынычланырга чакырды.

Федераль резерв системасының утырышы мәсьәләгә ачыклык кертергә тиеш иде. Гадәттән тыш утырышка ФРС кына түгел, Бундесбанк та (немец регуляторы) җыелды. Швейцария регуляторы «вазгыятьне күз дә алмый» күзәтеп торуын белдерде. Американнар нигездә мондыйрак коткару чаралары күрделәр: янган банктагы депозитларны тулысынча түләргә (элек 250 мең долларга кадәрге керемнәр генә кайтарыла иде), хәлләре мөшкел булган банкларга акча бирергә. ФРС банкларның бәясе төшкән акцияләрен номиналь бәядән, ягъни кәгазьдә язылган сан белән сатып алачак. Бу банкларны банкротлыктан коткарырга тиеш. Банкның кертем ияләренә түләргә акчасы табылмаса, рәхим итеп ФРС акчасы белән түләячәк. Финанс министрлыгы да катнашачак, билгеле, югалтуларны каплауда. Банклар акцияләрне сатмыйлар, шуларны залог итеп, ФРСтан кредит алалар, шундый механизм каралган. Бу чаралар кертем ияләрен һәм инвесторларны тынычландырырга тиеш. Байден да үзенең чыгышында милләткә мөрәҗәгать итеп: «Америкалылар банк системасының имин булуына ышана алалар», – диде. Янгын вакытлыча сүндерелде дип уйлыйк, әмма тирән финанс катламнарында магма кайнавын дәвам итә. Кайчан вулкан булып атасын, я зур тетрәүгә әйләнәсен әлегә әйтеп булмый.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү