Сугыш ветераннарына Җиңү көне уңаеннан 10 мең сум биреләчәк

Бер тапкыр бирелә торган түләү 10 мең сум тәшкил итә

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераны статусына ия булган пенсионерларга өстәмә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Алар 10 мең сум күләмендә өстәмә акча алачак. Россия Президентының Җиңү көненә өстәмә акчалата түләү турындагы указына 2019 елның апрелендә кул куелган иде.

Ветераннарга акча алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә һәм өстәмә гаризалар язарга кирәкми, түләүләр Россия Пенсия фонды бүлекчәләре аша булган мәгълүматлар буенча башкарылачак.

Түләүләр май бәйрәмнәре уңаеннан үзгәртелгән график буенча пенсия белән бер үк вакытта башланачак.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 2022 елда бер тапкыр бирелә торган түләүне 438 ветеран алган иде.


Сугыш ветераннарына Җиңү көне уңаеннан 10 мең сум биреләчәк” язмасына фикерләр

  1. Нигэ сон ул пособия сугыш чорында туган,тилмергэн баларга юк?алар да куп тугел инде хэзер

Җавап Отменить ответ