Электрон акча белән рәхәт үзе, тик кайвакыт аның белән бер тиен акчасыз хәерче хәленә калуың да бар

Соңгы чорда акча тотып караган юк икән. Ярлылыктан гына түгел бу. Илләр имин булмаса да, зарланып яшәсәк тә, җитәкчеләрне эттән алып эткә салып сүксәк тә, бер нәрсә бәхәссез – бүгенге кешенең өсте бөтен, тамагы тук.

Ләкин акча белән сирәк эш итәбез икән: бөтен нәрсә банк карталары белән хәл ителә. Шулай җайлырак та. Элек ничек иде… Кибеткә барасың, кесәңнән бөгәрләнеп беткән йөзлекләр алып түлисең, шуннан сдача көтеп торасың. Ул сдача я булмый, я бик вак акчалар белән бирелә. Ташлап китәргә ярамый инде, чалбар кесәңә тыгып куясың. Ә ул атлаган саен шалтыр-шолтыр килеп бара. Шуннан берәр танышың килеп чыга да күрешергә кулын суза:

– Сәлам! Нәрсә шалтыратып йөрисең?

Кулыңа арурак акча керсә, аны кая тыгарга да белгән юк, кайсы кесәңә салсаң да төшеп калыр сыман. Әледән-әле капшап карыйсың тегене, бер урыннан икенчесенә күчереп куясың. Бәла инде, кыскасы. Әле шундыйрак сәер ир-атлар да була торган иде: хатынына йөз мең кайтарып тоттыра да соңыннан тәмәкегә дип тегеннән йөз сум сорап йөри. Ә хатыны бирми. Дөрес эшли, көлтә белән биргәнсең икән, бөртекләп сорамаска кирәк.

Электрон акчаның хасил булуы, карталарга күчү эшне күпкә җиңеләйтте. Төшеп калыр, югалыр, диясе юк. Заначкага дип яшереп куясы юк. Кесә тутырып, тиеннәр төяп йөрисе юк. Авыл җирендә бигрәк рәхәт инде, сатучылары таныш, теләгән чагыңда чыгып, товар җыясың да соңыннан акча күчерәсең. Сүзе генә ни тора әле аның – акча күчерү! Элек бик зур бизнесменнар, җитәкчеләр генә «акча күчерербез» дип сөйләшә торган иде. Хәзер барыбыз да акча күчерәбез. Шәһәрдәге уңайлыкларын әйтеп тә торасы түгел. Банк карталары – хәзинә. Хәтта төшереп калдырсаң я урлатсаң да, бөтен акчаңнан колак какмыйсың, мизгелендә үк хезмәт күрсәтүне туктатып торырга була. Ә кредит-фәлән ала башласаң, хәтта банкка да барып торасы юк, картаңа күчерәләр. Могҗиза!

Шулай сокланып йөргән вакытта төрле матбугат чараларында акчаны цифрлаштыру турында сөйли башладылар. Кәгазь вариантын бөтенләй юкка чыгарып, электронга гына калдыру турында сүз бара инде. Бетсен, әйдә! Электрон акча күпкә җайлырак бит… Мин, бу мәгълүматларга өстен-өстен генә карап, шундыйрак фикер йөрттем…

Бер мәлне бер дуска кунакка киттем. Хәзер бөтен җирдә дә кибетләр бай бит инде, күчтәнәч-фәләнен баргач кына алырмын дип, кулны селтәп кенә юлландым. Барсам, тегеләрнең авылында телефон да тотмый, интернет та кермәгән икән. Кибетләрендә кәгазь акча белән генә хисаплашалар. Кире район үзәгенә җилдердем. Анда кибетләрдә әйбер алырга була. Картадагы акчаны кәгазьгә әйләндерергә теләп, банкомат юллый башладым. Гади эш түгел икән, монда андый банк турында ишеткәннәре дә юк. Берни дә килеп чыкмады. Мин, үзебезнең шәһәрдә бай гына булып йөргән адәм, бу төбәктә бер тиен акчасыз хәерче хәленә калдым…

Монысы – икенче очрак инде: Казан метросына төшкән урында теләнеп утырган бер әбигә хәер биреп китим дип, кесәмә тыгылдым. Теге өмет тулы күзләрен төбәде, ычкындырмый. Ә минем кесәдә карта гына. Кешене юкка ымсындырып ары киттем: «Әбекәй, телефон номерыңны әйт әле, сәдака бирәм», – дип әйтеп булмый бит.

Болары – минем күзгә күренгәне генә әле. Тик шул ике күренеш тә чүт кенә нәтиҗә ясарга җитә. Чикли сине электрон акча. Беренчедән, ул синең кайсы төбәкләргә сәяхәт итү мөмкинлегеңне үз карамагына алырга мөмкин, икенчедән, ул синең күңел халәтеңә, тойгыларыңа, теләкләреңә, хәтта йолаларыңа да хуҗа була ала. Бу – әлбәттә, бераз шаянрак нәтиҗә. Бераз шаянрак. Һәм бераз нәтиҗә.

Шушы хәлләрне бер танышыма сөйләгән идем, ул кул селтәп кенә куйды: «Синеке ерунда гына икән, мин автобус белән бер шәһәргә барганда бәдрәфкә керә алмыйча интектем. Егерме сум сорыйлар, ә кесәдә бер тиен дә наличка юк. Тиешле җиргә җиткәнче утырган урында биеп барырга туры килде».

Марат Кәбиров


Фикер өстәү