Менделеевск районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егет туган авылында яшәүчеләр өчен җыр язган

Менделеевск районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Артем исемле егет туган авылы – Иске Гришкинода яшәүчеләр өчен җыр язган. Егет узган елның көзендә шул авылдан мобилизацияләнгән.

Артем моңа кадәр дә авылдашларын үзенең таланты белән сокландырып яшәгән. Әнә көзен өйрәнү полигонында татар телендә башкарган җыры яздырылган видео интернет киңлекләрендә яшен тизлегендә таралган.

“Татар-информ”га район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән сөйләп үтелгәнчә, Артем хәзер хәрби хезмәтен дәвам итә. Ул солдат тормышына, мәхәббәт һәм җиңүгә багышланган шигырь язып, аны Иске Гришкино авылы мәдәният йорты директоры Виктор Япаевка җибәргән. Виктор исә, бу сүзләрне көйгә салып, җыр башкарган һәм видеосын мобилизацияләнгән якташларына юллаган.
“Мәдәният йорты җитәкчесе әлеге җырны 22 февральдә – Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәрелгән концертта, шуннан соң 9 мартта узган фестивальдә башкарды. Күңелгә тия торган җыр килеп чыккан. Хәзер аны студиядә яздыру планнары белән яшибез”, – дигән “Татар-информ” хәбәрчесенә Иске Гришкино авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакова.

“Артем – авылыбызның “йолдызы”, аннан башка бер генә концерт та узмый. Ул – минем укучым, ә мин – аның беренче укытучысы. Хәзер ул – мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәр, ике сыйныфташы да шунда. Алар Ватан алдындагы бурычын оптимистик рухта, җырлап башкара. Безнең җирлектән барлыгы 13 егет мобилизацияләнде. Берсе дә зарланмый,, барысы да әйбәт, диләр”, – дип билгеләп үткән җирлек башлыгы.


Фикер өстәү