Быел Татарстанда 16 районда 20дән артыграк терлек азыгы үзәге пәйда булачак

Быел Татарстанда 16 районда 22 терлек азыгы үзәге (тулы кыйммәтле азык, катнаш азык җитештерү өчен) төзеләчәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, хәзерге вакытта 19 районда 39 шундый үзәк эшләп килә инде. Алар фермер хуҗалыкларын, агрофирмаларны гына түгел, бәлки шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да тәэмин итә.

Мәсәлән, Арча районы “Кырлай” агрофирмасы терлек азыгы үзәгеннән файдалану хисабына катнаш азык чыгымын 11 процентка киметкән. Сыерларның сөт бирүчәнлеге 8 процентка арткан, ә сөтнең үзкыйммәте 9 процентка кимегән.

Һәрбер районда шундый үзәк булдыру күздә тотыла. Алга таба алар тулы кыйммәтле терлек азыгын җитештерү буенча берләшеп эшләргә тиеш булачак.

Быел Арча районында – берьюлы өч, Актаныш, Баулы, Кукмара һәм Тәтеш районнарында – икешәр үзәк кору каралган. Алексеевск, Апас, Балык Бистәсе, Саба, Биектау районнарында һ.б. берәр комплекс төзеләчәк. Шул ук вакытта 24 районда әле бер генә терлек азыгы үзәге дә юк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү