Татарстанда карның күпләп һәм бик тиз эрүе сәбәпле, елгаларда су биеклеге арта. Әнә Яңа Чишмә районының Слобода Архангельская авылы тирәсендәге күпер дә су астында калган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, биредә су биеклеге күпердән 5 сантиметрга күтәрелгән. Күпер ябылган. Бу тирәдә яшәүчеләр Тубылгы Тау бистәсе аша урау юлдан файдаланырга мөмкин. Җәяүлеләр өчен асылма күпер каралган.
“Икътисад һәм социаль өлкә объектларына су басу куркынычы янамый. Халыкны эвакуацияләү таләп ителми, авылны су басу көтелми”, – дип хәбәр ителгән “Татар-Информ” агентлыгына Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Моңа кадәр Буа районы Кыят һәм Черки-Кильдураз авыллары тирәсендә Зөя елгасы аша салынган күперне, шулай ук Нурлат районы Үрнәк авылы янында Зур Чирмешән елгасы күперенең су астында калуы турында хәбәр ителгән иде. Бу күперләрнең барысын да япканнар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat