Иске юлга яңа… ямау: начар юллардан котылып буламы?

Машина йөртүчеләрнең кәефсез чагы. Яз җитүгә, юллардагы чокыр-чакырлар да «уянды» әнә. Социаль челтәрләр юл «капкан»ына эләгеп, тәгәрмәчсез калган машина йөртүчеләрнең моң-зары белән тулды. Тик юлчылар да йоклап ятмый. Көннәр җылынып, кар эри башлауга ук, Татарстанда чокырларны ремонтлау эшенә керештеләр. Юлларга нинди ямау салалар? Илдәге ике бәланең берсе булган начар юллардан котылып буламы? Әлеге сорауларга җавап эзләп, «ВТ» хәбәрчесе юлчылар белән чокырлар ямарга китте.

Елак кыш гаепле

«Мин – төбәк дәрәҗәсендәге юлларны карап тору һәм үстерү өчен җавап бирүче оешманың күзләре һәм колаклары», – ди үзе турында уенын-чынын бергә кушып Альберт Фәйзеханов. Ул – «Главтатдортранс»ның Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары буенча кураторы. Бу дүшәмбедә республика күләмендә, шул исәптән, төбәк дәрәҗәсендәге юлларда да, чокырларны ремонтлау эшенә керештеләр. Хәер, бу эшнең ел дәвамында туктап торганы юк, ди Альберт Фәйзеханов.

– Юл һәлакәтләренә китермәсен өчен, авария хәлендәге чокырларны кышын да, җәен дә ямыйбыз. Елның һәр фасылына туры килүче технология бар. Язга чыккач, юлдагы чокырлар саны бермә-бер арта. Аларны исәптә тоту өчен юлларга көн саен үзебез чыгабыз. Бүген тигез булган җирдә иртәгә чокыр пәйда булырга мөмкин. Иң беренче чиратта машиналар күп йөргән юллардагы зур «ертык»ларны ямыйбыз, – ди белгеч.

«ВТ» хәбәрчесе Лаеш районының Столбище – Атабай юлында барган төзекләндерү эшләрен күреп кайтты. Без килгәндә, инде шактый кипшенергә өлгергән юлда өч-дүрт төрле техника, унлап эшче юлларны ямый иде. Бу эшнең дә җае бар: иң элек юлдагы чокырның кырыйларын тигезләп кисәләр һәм эчен вак таштан чистарталар. Көрәкле абзыйлардан соң, зур тузан суырткычка охшаган җиһаз таккан эшче чокырны өрдереп, юлдагы «ертык»ны киптерә. Аннары әзер чокырга яңа асфальт салалар. Аны трактор ярдәмендә тигезлисе генә кала. Атабай юлында эшчеләр юлны кайнар асфальт ярдәмендә ямый. Әлеге технология кипкән юллар өчен яхшы икән. Мондый ямау озаккарак җитә, дип тә ышандырдылар. Чокырларны әнә шулай берсе артыннан берсен ямап баралар. Киңлеге ярты метрдан артмаган, озынлыгы ике метр чамасы бер чокырны ремонтлау өчен ун минут вакыт җитте.

– «Главтатдортранс» карамагында төбәк дәрәҗәсендәге 13600 метр чакрым юл исәпләнә, – ди оешма директоры урынбасары Зөлфәт Ханмурзин. – Алдагы ел белән чагыштырганда, быел юллардагы чокырлар саны күбрәк. Моңа көйсез һава торышы сәбәпче. Көндезләрен – җылы, ә төнлә салкын булу аркасында юл өслеге тизрәк таушала. Өстәвенә кыш көне берничә тапкыр бозлы яңгыр да яуды. Бу да юлларга зур зыян салды. Юлларны тәртиптә тоту өчен хәлдән килгәннең барын да эшлибез. Тик бездән генә тормый шул.

Зөлфәт Ханмурзин сүзләренә караганда, чокыр-чакырларны ремонтлау өчен асфальтны алты заводтан ташыйлар.

– Алар Идел һәм Кама аръягы зоналарында, Чистай, Алексеевск, Кама Тамагы һәм Лаеш районнарында урнашкан. Биредән кайнар асфальтны, тиешле технологияләргә туры китереп, якын-тирә районнарга да озаталар. Төзелеш чорында исә республика күләмендә 40ка якын асфальт-бетон заводы эшли, – диде директор урынбасары.

Таш юлны ямау эше күпмегә төшкәнен генә әйтмәде ул.

– Чокырларны ремонтлау өчен аерым чыгымнар каралмаган. Әлеге эш юлларны эксплуатацияләү һәм карап тору кысасында алып барыла. Татарстанда ел саен уртача 250–300 мең  квадрат метр мәйдандагы чокырларны ямыйлар, – дип җавап бирде ул.

«Авито» сайтындагы игъланнар арасында, мәсәлән, әлеге төр хезмәтнең бәясе, кулланылган материаллар һәм эшнең катлаулылыгыннан чыгып, бер квадрат метры 300 сумнан алып 1600 сумга кадәр тора. Шуннан үзегез чамалагыз.

– Төбәк дәрәҗәсендәге юлларны тәртиптә тоту өчен республикадагы 8 подрядчы оешма белән килешүләр төзелгән. Алар, шул исәптән, чокырларны ремонтлау, юлларны чистарту, юл тамгалары урнаштыру кебек эшләрне башкара, – дип фикерен җөпләде Зөлфәт Ханмурзин.

Чокырларны ремонтлау эшен 15 майга кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Ә аңарчы машина йөртүчеләргә сабыр итәсе генә кала.

Метшиннан бер киңәш

Соңгы бер айда гына да республикада яшәүчеләрдән «Халык контроле» порталына юлларның торышына кагылышлы 400ләп мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аңлашыла ки, зар хатларын күбрәк Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләр яза.

Башкала халкын шәһәр мэры Илсур Метшин тынычландырды.

– Чокырларны ремонтлый башлагач, казанлылар: «Суга асфальт җәюдән ни файда?» – дип яза башлый. Беренчедән, бу – ремонт эшләренә кадәр юлларны яраклы хәлдә тотарга ярдәм итүче вакытлыча чара. Икенчедән, без эш өчен эретеп коелган (литой) асфальт кулланабыз. Ул хәзерге һава шартлары өчен бик яхшы. Шуңа күрә борчылмагыз, – диде шәһәр башлыгы «эшлекле дүшәмбе»дә.

Илсур Метшин әйтүенчә, Казанда иң беренче чиратта төп урамнарны, күперләрне һәм юл киселешләрен ямаячаклар. Шәһәр «бөке»ләргә батмасын өчен, юл эшләрен төнлә башкаралар. Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов сүзләренә караганда, урамда һава торышы +5 градус торганда ремонт өчен эретеп коелган асфальт яхшы. Ә менә +10 градустан да җылыткач, Казан урамнарына, технологик таләпләр нигезендә, кайнар асфальт түши башлаячаклар.

Чаллыда 300 квадрат метрдан да күбрәк мәйданда чокырларны ямаганнар инде. Шәһәр башкарма комитеты беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, иң беренче чиратта тиешле нормадан артып киткән «ертык»ларны ямыйлар. Машина төзүчеләр урамы, Хәсән Туфан проспектында юлларны шомартканнар инде. Юл эшләренә 120 техника җәлеп ителгән.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Ногуманов нефть каласында чокырларны ремонтлау эшен мөмкин кадәр тизрәк төгәлләргә вәгъдә итте. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында «туры эфир»да сөйләде.

Мөгаен, иң соңгыларыннан берсе булып, чәршәмбе көнне юлларны ямауга Түбән Камада да керештеләр. Ник дисәгез, атна башында гына шәһәр башкарма комитетында: «Юлларны ямарга чыгарга иртәрәк әле», – дип белдергәннәр иде. Бу хәбәр машина йөртүчеләр арасында шактый шау-шу тудырды. Рульдәгеләрнең кәефен сизгәннәр, ахры. Чокырларны Бакый Урманче урамыннан ямый башлаганнар. Түбән Камада барлыгы 425 квадрат метр мәйданда эш башкарылачак дип фаразлана.

  8–9 мең сумлык «тозак»

Ә иртәгә юлчылар килгәнче, бүген чокырга төшеп, тәгәрмәчсез калган машина йөртүчеләргә нишләргә? Үз башына төшкәч, әлеге сорауга җавапны «ВТ» хәбәрчесе дә эзләде. Узган җомгада авылга кайтырга дип чыккач, башкаланың Фрунзе урамында юл «капкан»ына эләгеп, берьюлы ике тәгәрмәч эштән чыкты. Юл чатында безгә кадәр үк унлап машина тора иде инде. Барысы да су астындагы чокырны күрмичә калган. Ике тәгәрмәч тә тишелгәч, беркая китеп тә булмый бит әле, машинада запас тәгәрмәч берәү генә.

– Якынча исәпләп карадым: эвакуатор чакырту – 3 мең сум, ике тәгәрмәчне ремонтлау – 3–4 мең сум, дискларны турайткан өчен тагын 2 мең сум тирәсе өстәп түлисе. Юк кына урында 8–9 мең сумга «эләктем», – ди үзен Илнар дип таныштырган егет.

Гаделлек эзләп, ЮХИДИ хезмәткәрләрен дә чакырткан ул.

– Кайчан киләчәкләре генә билгесез. Көтегез, диделәр. Алар өчен бу җитди юл һәлакәте түгел шул. КАСКО булмагач, чыгымнарны кайтара алуым икеле, дип тә кисәттеләр. Тик мин дә гаепле түгел бит. Юлның сыйфаты өчен җаваплы оешма булырга тиеш, – ди Илнар.

Юл чатындагы ватык машиналары янында басып торган уннан артык машина йөртүченең икесе генә ЮХИДИ хезмәткәрләрен көтәргә калды. Калганнары: «Вакыт кадерлерәк», – дип, ничек тә тәгәрмәчләрне ремонтлау җаен табып, бер-бер артлы кузгала торды. Без дә ертык тәгәрмәчләрне якындагы шиномонтажга калдырып, алары урынына вакытлыча искеләрен биреп тордылар, юлыбызны дәвам иттек. Юл чатында ике сәгатьләп вакыт узды.

Автоюрист Денис Егоров сүзләренә караганда, чокырга эләгеп эштән чыккан тәгәрмәч өчен акчаны суд аша кайтарырга туры киләчәк.

– Чокырларның да үз ГОСТы бар. Аның нигезендә, чокырның озынлыгы – 15, тирәнлеге – 5 сантиметрдан, ә мәйданы 60 квадрат сантиметрдан артмаска тиеш. Әлеге күрсәткечләрнең берсе артып киткән икән, зыян күрүче йөртүче компенсация алырга хокуклы. Моның өчен ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртырга, чокырны үлчәргә, фото һәм видеога төшерергә кирәк. Тәгәрмәчләрне ремонтлауга киткән чыгымнарның чекларын да саклагыз. Әлеге документлар судка мөрәҗәгать итү өчен кирәк. Бу эшне автоюристларга ышанып тапшырсагыз яхшырак. Дөрес, бу – өстәмә чыгым дигән сүз. Акчаны кайтару өчен шактый тырышырга туры киләчәк. Чөнки машина йөртүче буларак, сез гадәттән тыш хәлне алдан кисәтергә тиеш. Шул ук чокырны, мәсәлән, читләтеп узарга яки аның каршында туктап калырга мөмкин иде бит. Суд еллар буена сузылырга мөмкин.

Юл тозагына эләгүдән беркем дә сакланмаган үзе. Бу көннәрдә генә Чита шәһәре мэры чокырга эләгеп, Lexus автомобилен җимерүен сөйләде әнә. «Шәһәр башлыгы буларак, шәһәр хуҗалыгы комитетын судка бирмим. Тик шәһәр халкы исеменнән фикер йөртүче буларак, 100 мең сумга эләктем», – дигән ул. Бу хәлнең ахыры ни белән беткәне билгесез.

Белеп торыгыз!

Агымдагы елның 1 апреленнән 30 апрельгә кадәр Татарстан территориясендәге төбәк әһәмиятендәге юлларда авырлыгы бер күчәренә 6 тоннадан артып киткән йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. Бу – автомобиль юлларын җимерелүдән саклау өчен эшләнә. Вакытлыча чикләүгә бәйле искәрмәләр дә бар.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү