Фәния Әхмәтҗанова: «Мине математик итеп күрәселәре килгән иде, журналистикага  керергә теләвем турында әйтергә дә оялып йөрдем»

Хезмәттәшебез Фәния Әхмәтҗанованың кызып-кызып тарих төпкеленә чумган чагы. Ниләр генә актарып чыгармый ул! Әле татар хатын-кызлары язмышын күтәрә, әле Татар цирк төркемен оештырган кешене эзләп таба, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән очрашырга да вакыт таба, Россия каһарманнары батырлыклары турында да чын күңелдән, яратып яза. Элек югалган Казан алтыны табылыр дип өметләндерә. Ә үзенең күңел төпкелендә ниләр ята икән? Бүген 65 яшьлек юбилеен  билгеләп үтүче Фәния Кәбир кызы Әхмәтҗанова белән шул җәһәттән иркенләп сөйләшеп алдык.

Беренче карашка үзе дә тарих сыман бик җитди күренә ул. Еллар буе иңне-иңгә куеп эшләсәк тә, безнең өчен ачылмаган бер зур сер кебек. Юкка-барга катышып йөрми,  сүзнең чамасын белә, төплелеген югалтмый. Хәер, язмалардан да журналистның кем икәнен чамаларга була анысы. Фәния апаның тагын бер юбилеен бәйрәм итәргә була икән әле. «Ватаным Татарстан» газетасында эшли башлавына – 20 ел. Шушы вакыт эчендә мактау сүзләрен дә, «сезне эштән куарга кирәк» дигән сүзләрне дә ишетергә туры килгән аңа. Шулай инде, журналистикада бар кешегә дә ярап бетеп булмый.

Тарих һәм татарлар

– Мин иҗат юлымны «Өмет» газетасында мөхәррир булып эшли башлаган идем. «Ватаным Татарстан» газетасына баш мөхәррир урынбасары булып килдем. Дөресен әйтим, мондый вазыйфалар иркенләп язарга вакытны бик калдырмый. Рәхәтләнеп бер язарга иде ул, дип хыялланган чакларым да күп булды. Менә әле соңгы елларда гына  баш мөхәррир тәкъдиме белән тарих темасына алындым. Бик кирәкле һәм кызыклы булып чыкты ул минем өчен. Тарихны бик аз белгәнмен икән, шуңа укыган саен, әңгәмәләр корган саен бик гаҗәпләнәм, – ди Фәния Әхмәтҗанова.

Тарихчылар белән аралашып яши ул хәзер. Араларында татар телен яхшы белгән белгечләрнең аз булуына борчыла. Шушы урында галим Фаяз Хуҗинны, ике телне дә белә, аның китаплары гади халык өчен язылган дип, башкаларга үрнәк итеп куя.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, Фәния апа туган җире – Яшел Үзән районының Айдар авылы турында «Кем син, Айдар бабам?» дип исемләнгән саллы китап язып, аны  авылдашларына тәкъдим итте. Бу – аның икенче китабы инде.

Хезмәттәшебез чит төбәкләрдә яшәүче татарлар турында да язуын дәвам итә. Әле күптән түгел Казахстаннан килгән милләттәшләребез белән таныштырды, Костромада яшәүче татарлар белән дә очрашып кайткан. Тарихчы галим Дамир Исхаков алар турында,  томан артына кереп барган татарларның бер төркеме, дигән фикер әйтсә дә, хезмәттәшебез бу сүзләр белән килешеп бетми. «Татарстаннан читтә яшәүче татарлар үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм яклау өчен бик тырышалар. Безнең белән чагыштыра торган да түгел», – ди.

Сүзебез татарлар темасына юнәлеш алгач, туган тел темасы да калкып чыкты.

– Кайбер саф татар авылларында балалар хәзер урамда да русча сөйләшә. Моңа каршы ничек көрәшеп була? – дигән сорауга ул болай җавап бирде:

– Минемчә, татар теленнән ваз кичә башлау иң беренче чиратта БДИга, сынауларны рус телендә бирә башлауга бәйле булды. Имтиханнарны татар телендә калдыру өчен көрәшергә кирәк иде безгә. Кайберәүләр әйтүенчә, әти-әниләрне генә гаепләү дөрес түгел, бу сәясәткә бәйле. Өйдә татарча аралашсалар да, мәктәптә балалар русча сөйләшү ягын карый.  Телефон да ярдәм итә. Кызык бит: элек шәһәр балалары авылга кайтып татарча сөйләшергә өйрәнеп китә иде, хәзер киресенчә: авыл баласы рус теленә күчә. Шулай да, тел бөтенләй онытылмасын өчен, бүген бөтен өмет – әти-әниләрдә һәм укытучыларда.

Көчле математик чыгар иде

Арча педучилищесының элеккеге директоры Илдус абый Сәгъдиев белән сөйләшкән чакта: «Сездәге Фәния Сафинаны математик итеп күрәсем килгән иде. Әллә кайчан галимә булыр иде ул», – дип әйтеп куйгалый. Фәния апа әйтүенчә, журналист өчен фикер эзлеклелеге бик кирәк, математиканы яхшы белгән журналистның язмалары таркау булмый.

– Илдус абыйның, чыннан да, мине математик итәсе килгән иде. Аерым әзерләде, биремнәр дә тәкъдим итте. Шушы хәлләрдән соң,  күзләренә карап, журналистикага  керергә теләвем турында әйтергә дә оялып йөрдем хәтта. Бу адымым өчен очрашкан саен әрләде ул мине. Бервакыт шулай редакциягә килеп чыкты. «Ярар инде,  урының да яхшы икән, язмаларың да әйбәт, мин сине гафу итәм», – диде. Шулай итеп, шактый еллар үткәч кенә мин укытучымның фатыйхасын ала алдым.

Тәмләп язу ничек була?

Бүген журналистика тизлек, җәһәтлек ярата. Тәмләп язарга вакыты каламы?

– Тәмләп язу – геройларың белән бергә яшәү дигән сүз инде ул. Аларның тормышын, проблемаларын үзеңнеке кебек кабул итсәң, йокың да килми, иртә таңнан торып та язарга мөмкинсең. Вакыт белән дә хисаплашмыйсың, – ди әңгәмәдәшем.

«Укучы сүзе» сәхифәсен алып баручы буларак, авторларның хатларына аеруча игътибарлы Фәния апа. «Мин беренче чиратта хат язучыны күз алдына китерәм. Ул бит журналист түгел, гади кеше. Без теләгәнчә яза алмаган икән, аның гаебе юк. Бары тик үз фикерен әйтергә теләгән. Безгә ышанган икән, димәк, өч җөмлә белән булса да, без аның теләген искә алырга тиешбез», – ди Фәния апа.

Бүген, матбугатның көче аз, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә…

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

– Элек матбугатның көче, чыннан да, зуррак иде, чөнки җитәкчеләр өчен матбугатта тәнкыйть сүзе басылу ул аны төзәтергә кирәк дигән сүз булды. Үзләре битараф калса, югарыдагы  җитәкчеләр аны барыбер хәл итәргә мәҗбүр итте. Кызганыч, мондый контроль бетте һәм матбугат шуңа күрә көчсезрәк булып санала. Безгә бәйле нәрсә түгел бу. Журналистлар элеккечә проблемаларны хәл итү ягында бит. Халык юкка гына моң-зарын матбугатка җиткерми. Контрольдә тотылса, тәнкыйть утына эләккән   әйберләр барысы да хәл ителер иде. Ә болай һич кенә дә матбугатның көче бетте дип санамыйм. Җитәкчеләр арасында бүген дә гадел кешеләр күп, ярдәм итәләр , – ди Фәния апа.

Ә бит журналистның да күңеле кырыкка төрләнгән, кулына каләм тотасы килмәгән чаклары булгалый. Кәеф булмаса, рухи көчне, илһамны кайдан алырга?

– Көндәлек газета булгач, туктамаска, гел язып торырга кирәк. Кирәк дигән әйбер миңа кечкенәдән салынган, эленке-салынкы йөри алмыйм. Вакытында дөрес һәм төгәл итеп эшләсәм, канәгатьләнү хисе алам. Кәеф булмаса, нишлисең дисеңме? Компьютер каршына утырам да, геройларым тормышын күз алдыннан үткәрә-үткәрә, яза башлыйм, алар дөньясына «күчәм». Бөтен күңелсезлекләр онытыла, кәеф тә күтәрелә.

Сәрия Мифтахова


2 фикер

  1. Фэния Кабировна!Олугъ юбилеегыз белэн ихлас куне,елдэн котлыйбыз.Иж,ат чишмэгез саекмасын,тирэн эчтэлекле язмаларыгызны куп еллар укырга язсын.Рэхмэт сезгэ!Ун,ышлар телибез!

  2. Фәния Әхмәтҗанованы юбилее белэн чын кунелдэн котлыйбыз. Бик матур, дорес язылган, рэхмэт. Остэп Эйткен килэ, Фәния Әхмәтҗанова «Ватаным Татарстан»да яна юнэлешне яктырта башлады, ул да булса татарларнын Советлар Союзынын, бугенге Россиянен космик проектларында катнашу тарихы. Бу бик кирэк, актуаль юнэлеш, ул hэр миллэтнен, дэулэтнен, аерым шэхеснен кочен-куэтен-рухын курсэтеп тора. Жиhан котэ татарларны!

Фикер өстәү