Россиядә фәкыйрьләр саны кимегән. «ВТ» журналисты халык кесәсенә «кереп», акча санап карады

Россиядә фәкыйрьләр саны кимегән. Росстатның яңа мәгълүматлары шул хакта сөйли. Фәкыйрьләр саны 10,5 процентка калган. 15,3 млн россияле дигән сүз бу. Әлеге күрсәткеч яңа Россия тарихында иң түбәне булып санала. Бер ел элек китерелгән саннар зуррак: фәкыйрьлек дәрәҗәсе 11 процент, ягъни 16 млн кеше иде.

Ярлыларның кимүе нинди сәбәпләргә бәйле? Яшәү минимумына чынлап та яшәп буламы? Халык кесәсенә «кереп», акча санап карадык. Язмада саннар күп очраячак, шуңа күрә алдан ук кисәтеп куюны дөрес дип саныйбыз.

Сәбәпләр

Ярлы дип кем санала соң? Бу – билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемле кеше.

Россия Президентының илкүләм үсеш максатлары турында Указы нигезендә, 2030 елга фәкыйрьлек дәрәҗәсе 6,5 процентка кадәр төшәргә тиеш. Шуңа күрә күрсәткечләргә чигенергә мөмкинлек бар әле. Ә хәзерге уңай үзгәрешләргә нәрсә сәбәпче соң?

Социаль түләүләр. Росстат мәгълүматлары буенча, 2022 ел азагына халыкның керем өлешендә социаль түләүләр 20,7 процентны тәшкил иткән.

Ярлылыкны киметүгә балалы гаиләләргә ярдәм дә үз өлешен керткән. 2023 елның 1 гыйнварына караган мәгълүмат буенча, өч миллионнан артык аз керемле гаиләгә (шул гаиләләрдә 3–7 яшьлек 4,2 млн бала яши) айлык матди ярдәм күрсәтелгән. Узган елның апреленнән 8–17 яшьлек балалар өчен кертелгән бердәм пособие исә 3,7 млн гаиләгә кагылган. Бу гаиләләрдә 5,5 млн бала тәрбияләнә. Бюджеттан әлеге максатлар өчен 1 трлн сум акча бүлеп бирелгән.

Моннан тыш 2022 елда пенсияләрне индексацияләү дә булды. Бу да фәкыйрьлекне киметүгә азмы-күпме йогынты ясаган. Хөкүмәттән халыкка өстәмә рәвештә 400 млрд сум акча бүлеп бирелде, шул рәвешле уртача пенсия күләме 19,3 мең сумга кадәр күтәрелде.

Керем күләме. Җан башына туры килә торган уртача керем үсеше дә саннарга тәэсир иткән. Росстат мәгълүматлары буенча, 2022 елда бу күрсәткеч, 12,4 процентка үсеп, 45,3 мең сум тәшкил итте. Керем өлешендә хезмәт хакы 57,2 процентны били.

Фәкыйрьләр санының кимүенә хезмәт базарындагы хәл дә тәэсир итә. 2022 елның уртасыннан Россиядә эшсезлек күрсәткечләре рекордлы дәрәҗәдә түбән саклана. Хәзер ул 3,6 процент тәшкил итә.

Шул ук вакытта 2022 елда халыкның реаль матди кереме – 1,4 процентка, бөтен мәҗбүри түләүләрдән соң калган акчалата кереме исә 1 процентка кимегән. Сәбәпләр арасында инфляция күрсәткече, COVID-19 пандемиясеннән соң тернәкләнү чоры да бар.

Казан (Идел буе) федераль университетының кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасы ассистенты, икътисадчы Артем Халиков аз керемлеләр саны кимүгә тәэсир иткән башка факторларны да атады.

– Һичшиксез, аз керемлеләр кимүгә социаль түләүләр дә тәэсир итә. Андый түләүләр дигәндә, ишле гаиләләрне генә күзалларга кирәкми. Шул ук мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә булышу да булды. Аларның күп өлеше – аз керемлеләр категориясеннән. Тагын бер сәбәп – МРОТ (хезмәт хакының минималь күләме), пенсия артты. Кешеләр күбрәк хезмәт хакы ала башлады. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр сизгәндер дип уйлыйм. Ана капиталы да ярдәмгә килә. Аны куллану мөмкинлеге хәзер киңрәк. Ләкин Росстат мәгълүматларына гына таянып яшисе түгел. Кеше үзе чынбарлыкка карап анализ ясарга тиеш. Росстат бар нәрсәне уртача ала. Төрле эштә эшләүчеләр бар. Әйтик, җитәкче 100 мең сум алса, урам себерүче – 10 мең. Барысын да бер калыпка салып, яхшы яши башладык дип булмый. Аңлашыла инде, һөнәргә никадәр күбрәк ихтыяҗ булса, аның хезмәт хакы да югары дигән сүз. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ихтыяҗ булган профессияләр исемлеге дә билгеле. Бик үк популяр булмаган хезмәтләр өлкәсе бар. Әйтик, китереп бирү хезмәте, онлайн эшләүчеләрнең хәле хәзер аеруча әйбәт. Дәүләт биргән түләүләр, әлбәттә, яхшы. Әмма хәзерге бәяләр белән чагыштырып караганда, болар да җитмәс кебек тоела. Яшәү минимумына гына яшәп булмый, – диде белгеч.

Җан асрау күпмегә чыга?

Ярлыларны ничек барлый соң Росстат? Элегрәк кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган кешеләр санына таяналар иде. 2021 елдан яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын исәпләүнең яңа моделе кулланыла. Исәпләү нигезендә азык-төлек кәрзине түгел, ә җан башына уртача керем һәм уртача хезмәт хакы ята. 2021 елдан башлап яшәү минимумы күләме ел саен билгеләнә, ә элегрәк квартал саен иде.

Хөкүмәт яшәү минимумына яшәргә дип кушкан икән, яшәп карыйк инде. «ВТ» хәбәрчесе үз мисалында исәп-хисап башкарып карады. Сүз гаиләсе (ире яки хатыны, балалары), йорт хайваннары, автомобиле булмаган кеше турында бара. Янчыгыннан күпме акча чыга икән?

Мәҗбүри чыгымнар Өстәмә чыгымнар
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү ~ 2,5–4 мең сум Маникюр ясату ~ 1100 сум
Азык-төлек ~ 5000 сум Каш ясату ~ 600 сум
Кредит ~ 4000 сум Андый-мондый кирәге чыкса, дип калдырган акча ~ 2000 сум
Юлга тотыла торган акча ~ 2100 сум Кино, театр, күргәзмә, концерт ише күңел ачу чараларына ~ 1500 сум
Мобиль элемтә хезмәте өчен түләү ~ 300 сум  

Татарстан буенча яшәү минимумы 13319 сум тәшкил итә. Бу – хезмәткә яраклы кешеләр өчен. Пенсионерларга – 10508 сум, балаларга – 11852 сум. Россия күләмендә исә яшәү минимумы түбәндәгечә: эшкә яраклы халык өлешенә 15669 сум тия, пенсионерларга – 12363 сум, балаларга исә 13944 сум тиеш. Таблицадагы саннарга карап, нәтиҗә чыгаруны укучы хөкеменә калдырабыз.

Шунысын да әйтергә кирәк: бу исемлеккә фатир өчен түләү кертелмәде. Чөнки бу чыгымны «ВТ» хәбәрчесе үзе генә күтәрми. Азык-төлек өлешендә ит, сөт, йомырка, кайбер яшелчәләр дә исәпкә алынмый, чөнки хәбәрче аларны авылдан алып килә. Аларын өстәсәң, билгеле ки, дәүләттән бирелгән «минимум»га яшәү мөмкин түгел. Хәер, юк, мөмкин түгел димим. Акчаны бик кысып тоткан очракта, очын-очка ялгау дәрәҗәсенә җитеп яшәү мөмкиндер. Анысын инде яшәү дип атарга булса, әлбәттә… «Минимум» арткан чакта интернет, мобиль элемтә, торак-коммуналь хезмәтләр, азык-төлек бәясе дә өскә үрмәләде бит. Аннан, тормыш булгач, төрле хәлләргә дә юлыгасың. Имгәнмичә, авырмыйча да тормыйсың. Сәламәтлекне кайгырту – үзе бер «минимум»лык! Аена бер булса да кунакка, мәҗлескә дә чакырмыйча калмыйлар. Анда да буш кул белән килеп булмый. Көндәлектәге вак-төякләрне санамыйсың да инде: әле кием-салымны кыскартасы, әле химик чистартуга алып барасы, әле лампочка алмаштырасы…

Россия буенча кайбер товарларга һәм хезмәтләргә уртача бәяләр

(сумнарда)

 

Исем

9 февраль

6 февраль 6 март
Сыер ите, кг 483.62 486.97 487.52
Сарык ите, кг 553.62 544.14 547.40
Сосиска, сарделька, кг 468.36 463.56 465.17
Туңдырылган балык, кг 207.16 209.01 210.29
Май, кг 836.07 835.27 834.12
Үсемлек мае, л 132.00 131.20 130.67
Маргарин, кг 240.50 242.46 242.03
Пастеризацияләнгән сөт, л 72.98 74.62 74.70
Каймак, кг 280.61 282.32 282.94
Тавык йомыркасы, 10 данә 81.78 81.49 84.12
Дөге, кг 110.15 109.48 109.18
Вермишель, кг 106.92 108.73 107.71
Бәрәңге, кг 32.30 34.53 34.61
Кишер, кг 39.34 44.45 46.19
Суган, кг 33.81 44.37 54.05
Кер юу порошогы, кг 204.86 206.09 205.31
Шырпы, кап 3.04 3.11 3.16
Сабын, 100 г 58.57 58.71 58.70
Ашханәдә, кафеда, (оешмадагы ашханәдән тыш) төшке аш, 1 кешегә 421.05 426.12 428.18
Бәдрәф кәгазе, рулон 22.58 23.00 22.94
Чәч кистерү (ир-ат) 522.18 519.85 523.81
Чәч кистерү (хатын-кыз) 702.68 706.15 709.48
Җиңел машинны юдыру 529.21 553.69 555.60
Йорт хайваннары азыгы, кг 318.34 320.93 321.88

 Акчаны янга калдырам, дисәң…

  1. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалардан файдаланырга, кибетләрдәге акцияләрне карап барырга.
  2. Күңел ачуларга сак карарга. Акча таләп ителми торган чараларга йөрергә (андыйлар еш очрый), фильм-спектакльләрне телевизордан карарга.
  3. Интернеттан баш тартырга. Дөресрәге, ай саен фәлән сумма ала торган тарифлардан. Акчаны минутлап ала торганына күчәргә.
  4. Җәяү йөрергә. Эш һәм яшәү урыны арасы әллә ни ерак булмаса, бу мөмкинлек сезгә туры килә.
  5. Түләүле хезмәтләргә алмаш эзләргә. Кайчагында «сарафанлы радио» ярдәмгә килә. Чәч кистерү, каш-тырнак ясату өчен, еш кына модельләр кирәк була. Андый чакка туры килсәгез, билгеле бер сумма акчагыз янга калачак. Бәлки, алтын куллы туганыгыз, дустыгыз да бардыр.

Сезгә яшәргә ничә сум акча кирәк?

(аена)

10–15 мең (9%)

20–30 мең (34%)

50 меңнән күбрәк (40%)

100 меңнән күбрәк (18%)

(«ВКонтакте»дагы төркемдәге сораштыруда 301 кеше катнашты)

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү