100 яшьлек  Нурания  Газиева: «Кызымны биетәм әле»

Матур картлык! Барлык кешеләргә дә шулай итеп килсен иде ул. Нурания апа белән сөйләшкәч, күңелдә әнә шундый уйлар туды. Аллаһы Тәгалә гомернең озынын гына биреп калмаган, зиһен дә, аң да, камил акыл да, сәламәтлек тә биргән. Үткән елларын да хәтерли, хәзергесен дә белә ул. 58 ел балаларга белем биргән укытучы!

– Мин Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районындагы Киндер авылында туганмын. Әтием Апасныкы, әнием Яшел Үзәннеке, бәхет эзләп, читкә киткәннәр. Алар икесе дә бик укымышлы кешеләр була. Әти бай малайларын укырга өйрәтә. Әни исә хатын-кызларга белем бирә. Ул елларда укый-яза белмәүчеләр күп иде. Ул чакта авыл кешеләре үзләренә килгән хатны да безгә алып килеп укыттылар. Әни алар өчен хат язып сала иде. Кыскасы, бөтен авылның сере бездә булды, – ди Нурания әби.– Әниебез бик гыйлемле иде. Авыл балалары: «Зәйнәп апа, әкият укы әле», – дип килерләр иде. Ул шул заманда иҗат иткән кешеләрнең китапларын укып барган икән. Үзем мәктәптә эшли башлагач, әнинең Мәҗит Гафуриның китапларын укып, безгә сөйләгәнен аңладым.

Кызганыч, әтиләре озын гомерле булмый аларның. Әмма ул өч кызын да укытырга өлгерә. Нурания, 10 нчы сыйныфны бетергәч,  читтән торып укырга керә дә мәктәптә эшли башлый. 1940 нчы еллар була бу. Аннары инде сугыш башлана. Башкалар кебек авырлыкларны да күп күрергә туры килә аңа. Черек бәрәңге дә эләгә, алабута, сәрдә, балтырган да ашыйлар. Озын гомерле булуның серен дә үлән ашауда, ач торуда күрә ул.

– Ул чакларны искә төшерсәң дә, күңелгә читен. Аяклар җылыга тиенә алмады. Әмма шулай да бирешмәдек. Нинди авыр елларда да балаларны укыттык. Сабыйларның хәлләре дә булмый иде, әмма алар уку калдырмады, – дип искә ала Нурания әби.

Алар ире Хәмит белән сугыш беткәч гаилә коралар. Ул да укытучы була. Бар гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлыйлар. Үзләренең дә өч баласы, Төмәндә югары белем алып, зур дәрәҗәләргә ирешеп яшиләр.

– Олы улым Наил Казанда яши. Россиянең атказанган экологы, хезмәт ветераны. Уртанчы кызым Мәдинә гомере буе мәктәптә эшләде. Аңа хәзер 73 яшь инде. Кияү белән мине тәрбиялиләр. Кече улым Мансур Мәскәүдә яши. Ул – профессор, икътисад фәннәре докторы. Шул балаларымның уңышларына сөенеп, алар игелегендә яшәп яту инде. Кызым белән кияүгә рәхмәтлемен. Әле кызымны биетеп кенә торам. Сабый бала тәрбияләгәндәй карыйлар. Беркөнне киленем дә шалтыратып ята: «Син бик бәхетле, әнкәй. Үз аягыңда йөрисең, үз акылыңда», – ди. Бәхетле шул, балам. Һәр әнигә шуны телим, – ди йөзьяшәр.

Күптән түгел Нурания Газиева янына Татарстан Рәисе дә килде. Әбекәй шуңа бик сөенгән инде. Сөйләп туя алмый.

– Рөстәм Миңнеханов белән бергә сөйләшеп чәй эчеп утыр әле син! Кемгә эләккән бәхет әле бу? Йөз яшькә тикмәгә җитмәгәнмен икән, дим. Рәхәтләнеп сөйләштек.  Рөстәм улым күкрәгемә медаль такты. Татарстан Рәисе белән янәшә утыру – минем өчен зур вакыйга инде! Карчык кешенең хәлен белсен әле, – ди Нурания әби. – Бигрәк үзебезнең кеше инде ул. Һәр сүземне тыңлап утырды. Берәр гозерең юкмы, дип сорады. Үтенечемне әйттем мин аңа. Кешегә сөйләмим, үзе белә ул. Исән-сау гына булсын. Мондый җитәкче барда матур яшибез әле.

Нурания әби бар яктан хөрмәтле булып яши. Үзе белән бер елларда укыткан хезмәттәшләре дә, укучылары да онытмый аны. Дусларым күп, ди үзе. «Йөз яшьлекләрмени?» – дигәнемә, кеткелдәп көлеп җибәрә. «Бераз яшьрәкләр, үз тиңнәрем исән түгел бит инде», – дип тә өстәп куя.

– Беркөнне телевизорны ачып җибәрсәм, бер укучым сөйләп басып тора. Алып баручы татарчасын мактагач, укытучым Нурания Газиевага рәхмәт, ди. Диванда ятып торган җиремнән сикереп үк тордым. Әле мине онытмыйлар икән. Димәк, хезмәтем юкка китмәгән, – ди Нурания әби.

Татар теле дигәннән, әбекәйне үз телен онытучылар да борчый.

– Татар телен сакларга кирәк! Чит тел белән белемле булып булмый. Үз ана телең кирәк. Хәзерге ата-аналарның гаиләдә татарча сөйләшмәве, телне бозуы бик борчый мине. Бар да үзебездән тора бит. Телне бетерәләр, дип кемнедер сүккәнче, үзең берәр нәрсә эшлә, – ди әбекәй. – Аннары, ник мәктәпкә балага телефон тоттырып җибәрәләр икән? Бер яктан, аңлыйм да инде мин. Әти-әни сабые белән элемтәдә булыр өчен сатып аладыр аны. Әмма дәрестә телефонда утыру эш түгел. Үземнең дус кызлар белән бу хакта да сөйләшәм бит мин. Кулларында телефон, дәрес тыңламыйлар, бернишләтә алмыйбыз, диләр. Әмма бу юньлегә илтмәячәк. Балалар надан кала бит. Инде болай да башларын000 эшләтмиләр, китап укымыйлар. Яшь буыннан ни көтәбездер инде.

Әбекәй сөйли, мин исем-акылым китеп тыңлап утырам.  Бер генә дә ялгышмый бит. Кызы Мәдинә ападан кайбер сүзләрне, дөресме, дип кире сорыйм. Әби бер дә ялгышмаган. Менә сиңа мә! Үз гомеремдә өлкәннәр белән күп аралашсам да, Нурания апа кебек кешене беренче очраттым. Озын гомер сере нидә соң? Әбекәйнең ничек ашавын, яшәвен сорашам.

– Әллә нинди күнегүләр ясап ятканым юк. Соңгы вакытта бераз аяк сиздерә башлады. Сызлап куя. Сызлар да. 100 ел йөреп кара син! Колагым начаррак ишетә. Башка зарым юк, – ди. – Кайчакта төнлә яхшы йоклыйм, кайбер көнне уйланып ятам. Соңгы арада әниемне сагына башладым әле. Ачлы-туклы яшәдек. Әнине кадерли алмаганыма үкенәм. Әнә мине ничек итеп хөрмәтлиләр бит! Шөкер, тамагыма да ашыйм. Өстәлдән камыр ризыгы, майлы ит өзелми. Мин күп итеп ашамыйм шул. Чамасын белеп, үземә җитәрлек кенә кабып куям.

Мәдинә апа исә әнисен кадерләргә тырыша. Нәрсә ашыйсы килсә, шуны алып торалар. Кирәк чакта табибка барып күренәләр. «Әлегә, шөкер, әнинең анализлары минекеннән яхшы», – дип ул.

– Бик рәхәттә яшим бит, балам. Нинди мул тормышка туры килдем. Көн туган саен Путинга рәхмәт укыйм. Пенсияне түләп бара. 39 мең сум алам. Эшләгән кешегә дә эләкми бит әле ул. Ничек инде рәхмәтле булмыйсың, – ди Нурания Газиева. – Телефоным булса да, интернетларны белмим. Менә анысын өйрәнә алмадым. Әмма кеше белән сөйләшергә яратам инде. Берәрсе шалтыратса, бәйрәм була. Миңа шалтырат син, кызым, рәхәтләнеп сөйләшербез, яме!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 


Фикер өстәү