Күпфункцияле үзәкләрдә яшәү урыны буенча гына кабул итмәячәкләр

Татарстан Күпфункцияле үзәге (МФЦ) яшәү урыныннан читтә дә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары хезмәтләрен алу мөмкинлеге тудырган.

Казанда яшәүче кеше әйтик, Питрәч районында шәхси йорт төзи башлавы һәм төзелешне тәмамлавы турында белдерү кәгазен тапшыру өчен моңа кадәр бары тик шул районның башкарма комитеты яки МФЦ филиалына гына мөрәҗәгать итә алса, хәзер аны теләсә кайсы филиалда кабул итәчәкләр. Архив документлары, белешмәләр, башка документлар  өчен дә, мәсәлән, Лениногорскидан Әгерҗегә бару кирәкми. Аларны үзеңнең яшәү урынындагы МФЦ филиалы аша гына алырга мөмкин.

Өстәвенә  хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен, гариза тапшырылган МФЦ филиалыннан тыш, теләсә кайсы филиалдан алу мөмкинлеге ачылган. Республикада барлыгы 61 МФЦ филиалы эшләп килә.

Башкарма комитетлар белән МФЦ филиаллары арасында электрон документ әйләнешен оештыру нәтиҗәсендә муниципаль хезмәтләр алуны әнә шулай гадиләштерүгә ирешелгән. Ләкин шунысы бар: документка вазыйфаи затның шәхсән имза куюы таләп ителмәгән хезмәтләр генә теләсә кайсы филиалда күрсәтелергә мөмкин. Әйтик, җир кишәрлеген милеккә алу өчен бары тик бу кишәрлекнең урнашу урыны буенча башкарма комитетка яки МФЦ офисына гына мөрәҗәгать итеп була.


Фикер өстәү