Донецк, Луганск халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәсеннән күченүчеләр Татарстанда эшле булганнар

Татарстанда Донецк, Луганск халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән күченүчеләрне эшкә урнаштыруга булышу дәвам итә.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада аларны вакытлыча урнаштыру һәм тукландыру өчен 11 пункт  булдырылган. Мәшгульлек үзәкләре белгечләре – эшкә урнашу, социаль яклау органнары хезмәткәрләре – бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен документлар рәсмиләштерүгә бәйле киңәшләрен бирә. Моннан тыш вакансияләр ярминкәләре, эш бирүчеләр белән очрашулар оештырыла.

Күченүчеләр арасыннан 551 кеше – эшкә сәләтле. Шуның 298е вакытлыча урнаштыру пунктларында яши. 455 кеше эшкә урнашуга ярдәм кулы сузуны сорап мөрәҗәгать иткән. Алар арасыннан12се – инвалид һәм 30ы – пенсионер.

Бүгенгә 354 кеше эш тапкан. Әлеге мәсьәләдә булышып җибәрүне сораучыларның 77,8%ы бу.


Фикер өстәү