Мобилизацияләнгән Кама Тамагы егете: “Тиздән ялга кайтам”

Без Кама Тамагы Келәнче авылы егете Илгиз Мөхәммәтҗанов турында берничә мәртәбә язган идек инде. Ул өлешчә мобилизациягә эләкте. Бу егет хәрби өйрәнүләр вакытында матур итеп татарча җырлавы белән күңелне җәлеп итте.

– Тиздән ялга кайтам. Аныңчы җырымны бүләк итеп алыгыз, – ди ул.

Илгиз соң булса да уң булсын дип хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлап, үзенең чираттагы җырын бүләк итә. Без исә, Илгизнең дә, башка Ватанны саклаучы егетләрнең дә исән-имин якыннары янына кайтуын көтеп калабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү