Татарстаннан Лисичанскига 135 тонна гуманитар йөк җибәрелә

Бүген бөтен республика буенча гуманитар ярдәм складларында эш кайнап торды. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге «Ярдам янәшә! » республика хәрәкәте белән берлектә җыйган гуманитар йөк Лисичанскка 18 март көнне кузгалачак. Лисичанск халкына кирәкле азык-төлек, әйберләр, төзелеш материаллары машиналарга төялде.

Унбер тонналы колонна Лисичанскига кешеләргә яшәү өчен кирәкле барлык әйберләрне: азык-төлек, медикаментлар, көнкүреш химиясе, беренче кирәкле әйберләр, хуҗалык товарлары, канцелярия, кием, яндыргыч һәм буржуйка мичләр, шулай ук шәһәрне торгызу өчен кирәкле төзелеш материалларын алып барачак.

Моннан тыш, гуманитар йөкнең бер өлеше Лугански Халык Республикасы территориясендә булган Татарстан хәрбиләренә тапшырылачак.

Традицион рәвештә гуманитар йөкне җыюда Саба, Сарман, Яңа Чишмә, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Түбән Кама, Азнакай, Лениногорск, Аксубай һәм Бөгелмә районнары катнашты. Шулай ук Казанның «Бриз» төзелеш компаниясе, ТР Дәүләт экспертиза Идарәсе, ТР Дәүләт Советы Рәисе секретариаты җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм Татарстан Республикасында халык фронтының Региональ штабы әгъзасы, Казанның «Шотокан» карате федерациясе башлыгы Алексей Кокурин да үз өлешләрен керттеләр.


Фикер өстәү