«Әти-әниләр канәгать түгел»: мәктәп ашханәләрендәге хилафлыкның сәбәбе нидә?

Куллану вакыты чыккан тәм-том, тәлинкәләргә тиешле ризыкны салып бетермәү, товар китерүчеләрнең намуссызлыгы, өстәл өсте пычраклыгы, таләпләр үтәлмәгән ашханәләр… Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Казанның Азык-төлек, туклану һәм социаль туклану департаментында узган күчмә утырышында ашханәләрдәге вазгыять, туклануны  яхшырту юллары турында фикер алыштылар.

Утырыш алдыннан депутатлар Департаментның җитештерү цехлары һәм продукция саклау складлары белән танышты. Предприятиенең генераль директоры, депутат Рима Мөхәммәтшина белдергәнчә, складларда ике атналык продукция запасын саклау мөмкинлеге бар. Предприятие көнгә 226 тонна полуфабрикат җитештерә, 300 мең кешене ашата.

Быелгы уку елында республикада 1410 мәктәп эшли. Анда 483 мең бала белем ала. Шуларның 46,1 проценты – башлангыч сыйныф укучылары. Мәктәп ашханәләрен төзекләндерү һәм җиһазландыруга республика казнасыннан ел саен 1 миллиард сум акча бүлеп бирелә. 2021 елда әлеге акчага – 196, узган ел 167 мәктәптә ремонт эшләре башкарылган, быел 143 азык-төлек блогын ремонтларга җыеналар. 5–11 сыйныф укучыларына туклану өчен республика бюджетыннан субсидия бирелә. Былтыр ул бер балага көнгә 8,3 сумны тәшкил иткән.

– Әти-әниләр арасында сораштыру уздырган идек. Аларның 77,3 проценты мәктәп ашавыннан канәгать булуын белдергән. Идел буе округы белән чагыштырганда, бу – яхшы күрсәткеч. Әмма тынычланырга ярамый. Әлегә әти-әниләрнең 23 процентка якыны мәктәп ризыгыннан канәгать түгел, – дип белдерде Роспотребнадзорның республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Сораштыруда катнашучылар ризыкның кайнарлыгына, күләменә игътибар итәргә кушкан. Озын чиратларда басып торып, балалар ашарга өлгермичә кала икән. Вегетариан меню кертергә дигән тәкъдимнәр дә бар.

Любовь Авдонина белдергәнчә, яңа СанПиН кагыйдәләре буенча укучыларга сосиска ашату рөхсәт ителми. Ә балалар аны яратып ашый. Нишләргә? Белгечләр моның җаен тапкан. Чаллы һәм Алабугадагы ит комбинатларына үз продукцияләреннән сыйфатлы сосискалар җитештерүне йөкләгән. Хәзер ашханәләрдә укучыларга атнага бер мәртәбә шуны тәкъдим итәләр.

Роспотребнадзор белгечләре мәктәп ашханәләренә 943 тикшерү уздырган. Шуның 83 процентында җитешсезлекләр табылган. Любовь Авдонина узган ел белән чагыштырганда, хилафлыкларның күпкә кимүен әйтте. Әмма ризык суынган, тәлинкәдәге ботканың күләме ким булган чаклар әле дә бар. Хәтта ризыктан микроблар табылган очраклар да юк түгел. Казан, Чаллы, Әлмәт, Сарман, Тукай, Ютазы, Балык Бистәсе, Югары Ослан районнарының мәктәп ашханәләрендә шундый күңелсез күренешләр теркәлгән. Искергән продукцияләр дә табыла тора. 10 мәктәптә куллану вакыты чыккан мармелад, атланмай, чи кәбестә, солы ярмасы, әфлисун, катырылган җиләкләр, сохари алынган.

Узган ел продуктлар китерүдә 44 хилафлык очрагы теркәлгән. Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбендә – бәрәңгедә, Казандагы 28 нче гимназиядә чөгендердә нитрат тапканнар. Аксубай районының Савгачевская мәктәбенә китерелгән сыер итендә антибиотик (окситетрациклин) ачыкланган. Мондый күренешләрне авыл мәктәпләренә товарны алдан күпләп китерүгә бәйләп аңлаттылар. Район җитәкчеләренә һәм Мәгариф министрлыгына продукцияне тиешле күләмдә һәм кирәкле вакытта китерүне көйләргә туры киләчәк.

Әнә АБК – Пэймент туклану операторына карата хәтта 498 кисәтү ясалган. 16 мәктәп ашханәсеннән 143 кило продукция алынган. Медицина белешмәсе булмаган хезмәткәрләр, пычрак цехлар, табак-савытлар, порция күләмен киметү, суык ризык, ашамлыкларны дөрес сакламау… Менә шулар өчен дәгъвалар белдерелгән.

– Намуссыз товар җитештерүче һәм китерүчеләрнең исемлеген барлыйбыз Тиздән аларны идарәнең сайтына урнаштырачакбыз, – диде Любовь Авдонина.

Любовь Авдонина шулай ук Аксубай районының Иске Чуваш Әдәмсуы авылы мәктәбенең буфеты техник-санитар таләпләргә җавап бирмәвен дә әйтте. 1960 нчы елда төзелгән уку йорты бу. Анда 4 бала укый. «Тәрәзә рамнары черек, идәннәрендә – ярыклар. Өстәлләрдә – тычкан «йомыш»лары. Ашханә 90 тәүлеккә ябылды. Балаларга ризык китерелә, гигиена таләпләре үтәлә», – диде ул. Чүпрәле районының Түбән Чокырча мәктәбенең склад диварлары күгәрек белән капланган булган. Шул сәбәпле, аны да  вакытлыча ябып торганнар. Ремонт эшләре башкарылып, җилләтү юллары көйләнгән. Кимчелекләрне төзәтү өчен Роспотребнадзор вәкилләре бару кирәк булганмы икән?

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


«Әти-әниләр канәгать түгел»: мәктәп ашханәләрендәге хилафлыкның сәбәбе нидә?” язмасына фикерләр

  1. Мэктэп ашханэлэрендэ тэртипнен буласы юк инде, куп кенэ балалар ашамый андагы ризыкны, чонки ашарлык тугел, куп очракта чиле-пешле дилэр.

Фикер өстәү