«Халыклар дуслыгы» музее директоры вафат

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музее директоры, мәгариф ветераны Гарифҗан Галиевның гомере өзелде. 29 мартта аңа 96 яшь тулган булыр иде.

– 22 февраль көнне эшкә килә алмады. Шуңа кадәр кадәр музейда булды. Россиядә Гарифҗан ага кебек 96 яшькә кадәр хезмәт куйган зур шәхесне белмим мин. Музейны оештырып, аны бүгенгә кадәр гөрләтеп алып барды. Ул башкарган эшләр мәңге онытылырлык түгел, –диде Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин.

 

Гарифҗан аганың якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, урыны җәннәттә булсын!

 


Фикер өстәү