Рөстәм Миңнеханов: Кырымның Россиягә кушылуы тарихи әһәмияткә ия

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнарында видеоконференцэлемтә аша узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Бүген без бөтен ил белән Кырымның Россиягә кушылыуның тугыз еллыгын билгеләп үтәбез, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул бу вакыйганың тарихи әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

2014 елдагы дәүләт түнтәрелешеннән соң кырымлылар, Донбасс халкы кебек үк, үз җирләрен яклап, үз язмышларын билгеләү хокукын яклыйлар. Вакыт ватандашларны яклау, яңа субъектларны Россия Федерациясе составына кабул итү бердәнбер дөрес юл булуын күрсәтте», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул муниципаль берәмлек башлыкларына Кырым язын бәйрәм итүгә багышланган акцияләрне һәм чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрүне контрольгә алырга һәм тәэмин итәргә кушты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук шәһәрләр һәм районнар җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте – мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә игътибар бирергә.

Шулай ук безнең хәрбиләр хезмәт иткән хәрби частьләргә ярдәм итү буенча даими эш алып барыла – гуманитар ярдәм китерү, башка акцияләр, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Рәисе хәбәр иткәнчә, 18-25 март көннәрендә республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә Нәүрүз төрки халыкларының борынгы бәйрәме узачак. Бу яз һәм табигатьнең яңару бәйрәме, ул безнең халыкларның тырышлыгын һәм рухи байлыгын символлаштыра, диде Рөстәм Миңнеханов һәм бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итүне сорады.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү