25 яшьлек хатын яңа туган кызын үтергән

Петербургта тикшерүчеләр яңа туган кызын үтерүдә шикләнү буенча 25 яшьлек хатын-кызны тоткарлаганнар. Бу хакта «Лента.ру»га Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 14 мартта иртән Антонов-Овсеенко урамындагы йорт фатирында хатын-кыз бала тапкан, ләкин хастаханәгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән. Моның урынына ул сабыйны ачык балконда калдырган, нәтиҗәдә, яңа туган кыз үлгән. Аның үлеменнән соң хатын-кыз гәүдәсен пакетка салып, Большевиков проспектындагы чүп контейнерына ташлаган.

Тикшерүчеләр хатын-кызны үз баласын үтерүгә этәргән шартларны һәм сәбәпне ачыклый. Тиздән аңа гаепләү белдереләчәк һәм чикләү чарасы турында мәсьәлә хәл ителәчәк.


Фикер өстәү