«Акча биреп яхшы билгеләр күбәйми»: баланы тиен санарга ничек өйрәтәсе?

Казан әти-әниләренең 9 проценты балаларына, вак-төяк алырга дип, атнасына 3 мең сум акча бирә. Күпчелеге әлеге сумманы 500 сумнан арттырмый. SuperJob үзәге уздырган тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Ә авыл баласының өлеше күпме? Баланы тиен санарга ничек өйрәтәсе?

«Бишле» өчен 200 сум

– Безнең гаиләдә «кесә чыгымнары» дигән төшенчә юк. Мәктәп яшендәге балаларга акча бирмибез. Сыйныфташлары белән җыелып чәй эчәргә, туган көннәргә барырга туры килсә, әти-әниләр белән киңәшләшәбез. Андый чакта читтә калып булмый анысы. Балаларны мәктәпкә үзебез илтеп, алып кайтабыз. Шуңа күрә тиктомалдан акча бирүнең мәгънәсен күрмим. Студент тормышы башкачарак. Улыбызның картасына берәр мең сум сала идек, – ди Әлмәттә яшәүче биш бала анасы Рәдифә Ногманова.

Балтач районында өч бала тәрбияләүче Тәнзилә Зәкиева да мәктәп баласына акча бирү яклы түгел. Әмма ул башка юлын тапкан.

– Кечкенә улыбыз 6 нчы сыйныфта укый. Аның кулына күп акча тоттырган юк. Ул акчаны эшләп ала. Моңа кадәр «4ле»гә – 50, «5ле» өчен 100 сум бирә идек. «5ле»се күбәймәсме дип, бәяне ике мәртәбә арттырдык. Малайлар укуга ялкаурак икән. Тик акча биреп кенә яхшы билгеләр күбәйми шул. Ял көннәрендә берәр эш башкарса, 100 сум эләгә. «Копилка»сы бар, акчасы шунда җыелып бара. Теләсә нәрсәгә түгел, хыялланган әйберен алырга тотачак, – ди Тәнзилә ханым. – Шәһәр җирендә 3 мең бирү бигрәк күп бит инде ул. Аннан алар узына башлаячак. Акча алу өчен ниндидер этәргеч булырга тиеш дип уйлыйм.

Кукмара районының Купка авылында яшәүче Нурсил Шәймәрдановның өч улы бар. Икесе – Янил көллиятендә, берсе мәктәптә укый.

– Ашау һәм юл чыгымнары өчен генә түлим. Студентларга атнага 300әр сум китә. Калганын җәен үзләре эшләп таба. Сораган саен акча биреп булмый. Аннан кадере бетә. Үзләре тир түксәләр генә тәмен беләчәкләр. Авыл җирендә хезмәт хакы 20–30 мең сумнан артмый. Берничек тә 3 мең биреп булмый. Шәһәрчә кылансаң, банкротлыкка чыгуың бар. Нәрсәгә кирәклеген ачыкламыйча, бер тиен дә бирергә ярамый. Акча артыннан бәласе дә йөрергә мөмкин бит, – ди җитди гаилә башлыгы.

Шәһәр әти-әниләренең фикерләре башкачарак. Атлаган саен акча кирәклеген үзләре дә белә чөнки. Берәр тәмле әйбер ашарсың дип булса да бирә ул. Кайчак өй янәшәсендәге кибет мәктәптән кайтучы бала-чагалар белән тула. Кемдер туңдырма, кемдер чипсы, сок, кәнфит сатып ала. Үзе бер озын чират. Кесәләрендәге тиеннәрне чүпләп, кибетчегә сузалар.

Һәр гаиләнең үз бюджеты

Финанс белгече Ләйсән Халикова әйтүенчә, 6–7 яшьтән балага бераз акча бирә башларга мөмкин. Суммасын һәр гаилә үзе хәл итә.

– Аңа акчаның каян килгәнен, гаиләнең финанс хәлләрен аңлатыгыз. Югыйсә балаларның күбесе акчаны әти-әниләр эшкә барып утырган өчен ала дип уйлый. Ә әнисенең нәрсә эшләгәнен дә белми. Балаларның үзләрен дә кечкенәдән акча эшләргә өйрәтергә була. Әйтик, кызым, син рәсемне матур ясыйсың, картина сата аласың, дип. Ул табыш чыганагын күрергә тиеш. Әти-әни акчасының кадерен аңлау өчен, эшләп карау кирәк. Тәмен тоймый икән, ул аны кызганмыйча тотачак, – ди Ләйсән Халикова.

Дөрес итеп акча тотарга ничек өйрәтергә? Белгеч фикеренчә, һәр әти-әни үзеннән башларга тиеш. Әгәр алар акчаны юк-барга сарыф итә икән, бу очракта баладан тиеннең дә кадерен белүне ничек таләп итәсең? Балалар артыгын туздырмасын өчен, банк картасы биреп, лимит куярга була. Хәзер андый функцияләр дә бар. Бөтенләй тыюның мәгънәсе юк. Акча бирми башласаң, ул алдалый, хәйләкәр адымга бара башлый. Мондый хәл кабатланмасын өчен, аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә һәм аның чыгымнарын күзәтергә кирәк.

– Гадәттә әти-әниләр баланың беренче акчасын «копилка»га салырга үгетли. Киресенчә, үзе теләгәнчә тотып карасын. Беренчедән, ул аңа нәрсә алырга кирәклеген чамалый. Берьюлы тотып бетерсә, башка калмаячагын аңлый. Шулай итеп, акча белән эш итәргә өйрәнә. Балагызга финанс планы төзетегез. Янга калдырганда, максатына тизрәк ирешәчәген аңлатыгыз. Шуны исәпләп күрсәтегез, – ди Ләйсән Халикова.

«Яхшы укыган, нидер эшләгән өчен акча белән кызыктыру дөресме?» – дип тә сорадык.

– Күпмедер дәрәҗәдә яхшы бу, әмма моның белән мавыгырга ярамый. Кайберәүләр, иртәгә «5ле» алсаң, фәлән кадәр акча бирәм, ди. Кайвакыт алай кызыксындырырга ярый, әмма гадәткә кермәсен. Тырышып уку – баланың бурычы. Аның башка эше юк, белем алырга омтылсын. Ул әти-әнисенә дә булышырга тиеш. Шуңа күрә кызыктырып эшләтүне хупламыйм. Аннары нидер эшләгән саен акча сорый башламасмы? Шуңа күрә бу мәсьәләдә сак булыгыз, – ди белгеч.

Фикер

Галина Ахмерова, «Дарвин» заманча белем бирү мөмкинлеген үстерү фонды директоры:

– Акчаның кыйммәте кесә чыгымнары өчен ничә сум бирүгә бәйле түгел. Баланың тирә-юньдә нәрсә күрүеннән: әти-әнисе акча белән ничек эш итүдән, гаиләдә хезмәт турында сөйләшүдән, чыгымнар турында бергәләп фикер алышудан тора. Мин, мәсәлән, балаларыма кибеттән азык-төлек сатып алуны йөкләдем. Үзләренә кирәкле әйберне дә үзләре сайлый. Мәсәлән, яңа футболка кирәк, ди. Тик бу минем балам дустында күргәнне яки мин кушканны сайлаячак дигәнне аңлатмый. Интернетта төрле вариантларны өйрәнергә һәм бәя-сыйфат ягына карап сайларга тәкъдим итәм. Балаларның хезмәт һәм акчаның кыйммәтен аңлавы кирәк. Эшләп үссәләр, тизрәк аңлаячаклар.

Гөлнара Нурмөхәммәтова, өч бала үстерүче ана (Лаеш районы):

– Туган көннәрдә җыелган акчаны өч «копилка»га бүләбез. Аның берсе – зуррак хыялларга, икенчесе – кесә чыгымнарына, өченчесе – сәдакага. Соңгысын рамазан аенда мохтаҗларга тапшырабыз. Бакчага йөрүче улыбыз Камал бу акчага яшьтәшләренә шоколад, сок өләште. Без мәктәптә укыганда, кесә чыгымнары өчен акча бирүче булмады. Әмма шәһәр баласына бирелергә тиеш дип саныйм. Без исә үзебезнекеләргә шарт куйдык. Олы улыбыз мәктәптә укый. Атналык акча алу өчен тырышып укырга, вакытында дәресләрен әзерләргә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әмма ул аны баллы тәм-томга түгел, матур ручка, блокнот, футболка сатып алырга, таксига тота.

Оганна Акопян, Казандагы 171 нче мәктәп психологы:

– Әти-әниләр белән әлеге мәсьәлә турында фикер алышканда, мин төрле җаваплар ишетәм. Кемдер бирергә кирәк дип саный, ә кемдер каршы. Бу баланың яшенә һәм гаиләнең мөмкинлекләренә бәйле. Күп кенә әти-әниләр, балаларның бу акчага ниндидер тыелган әйберләр сатып алуыннан курка. Монда катгый күзәтү түгел, ә гаиләдәге тәрбия зур роль уйный. Баланың чыгымнарын контрольдә тотарга кирәк, ләкин бернинди басым ясамагыз. Банк картасы булса, акчаның нәрсәгә тотканын күзәтеп тору җиңелрәк. Акчасы булган бала үз бюджеты белән эш итәргә, чыгымнарын планлаштырырга, мая тупларга, аны тотарга һәм билгеле бер суммага сыешырга өйрәнә. Шулай итеп, акчаның бетә торган гадәте барлыгын аңлар, кирәксез әйберләр сатып алудан баш тартырга өйрәнер.

 Бала кулына акча тоттыру

Нәрсәгә өйрәтә?

* Акча тотарга.

* Акчаның каян килгәнен аңларга.

* Кайбер әйберләрнең арзан яки кыйммәт икәнлегенә төшенергә. Хыялны тормышка ашырыр өчен, акча җыярга кирәклегенә.

* Мөстәкыйльлеккә.

Ничә яшьтән мөмкин?

* 5–6 яшьтә бала акчаның нәрсә икәнен белә башлый. Аны кибеткә сөткә җибәрү – гадәти хәл.

* Кибеттә нәрсәләр сатып алырга мөмкин икәнлеген сөйләгез. Азык-төлек кибетендә икмәк, ит, яшелчә бүлекләре бар, техника кибетендә суыткыч, телевизор саталар, дип аңлатыгыз.

* Акча турында сөйләгез. Тиеннәрне санасын. Товарның күпме торганын аңлатыгыз. Кибеткә барганда, кирәкле әйберләрнең исемлеген төзегез. Бергәләп кибетче – сатып алучы уены уйнарга була.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

Татарстаның элеккеге прокуроры, хәзер инде мәрхүм Кафил Әмировның чыгышларында еш әйтә торган бер сүзе бар иде: «Акча күрсә, фәрештә дә аза». Акча ул – әйбәт тә, шул ук вакытта начар да нәрсә. Аны бала кулына тоттырганда, әти-әниләр кат-кат уйлана: кирәкмәгәнгә туздырып бетермәсме, артыгын бирсәң, узынмасмы? Шул ук вакытта газиз балаң өчен аны кызганып та булмый. Шәһәр җирендә юл чыгымнары, башкасы өчен дә бирми хәлең юк. Замана әти-әниләрнең бу мәсьәләгә карашы ничек икән?


Фикер өстәү