Путин Мариуполь шәһәренә эш сәфәре кылды

Президент Владимир Путин Мариупольдә булды, дип хәбәр итте Кремль матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы анда вертолетта килә, ә аннары тукталышлар белән шәһәр районнары буйлап автомобиль руле артында уза. Ул берничә объектны карады һәм җирле халык белән сөйләште, диелә хәбәрдә.

Вице-премьер Марат Хөснуллин Мариупольне һәм аның тирәләрен төзү һәм торгызу эшләренең барышы турында сөйләде.

«Аерым алганда, сүз яңа торак микрорайоннарын, социаль һәм мәгариф объектларын, ТКХ инфраструктурасын, медицина учреждениеләрен төзү турында барды», — дип өстәделәр Кремльдә.

Невский микрорайонында Путин җирле халык белән аралашты, ә аннары бер гаилә чакыруы буенча алар өенә кунакка керде. Моннан тыш, президент яхт-клуб районында яр буе линиясен һәм Мариупольнең истәлекле урыннарын карады. Аннары ул Ростов-Донга китте, анда махсус хәрби операциянең команда пунктында киңәшмә үткәрде.

 

 


Фикер өстәү