Сахалинда йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта 19 мартта ЮХИДИ төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Билгеле булганча, вакыйга җирле вакыт белән 17:00 дә (Мәскәү вакыты белән 9:00) Көньяк Сахалинск — Оха юлының 30 нчы чакрымында булган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, җиңел машина йөртүчесе каршы як полосага чыккан, анда бәрелешү булган да.
«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Toyota Vista автомобиленең өч пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче һәлакәт урынында үлгән», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Йөк машинасын йөртүчегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән, фаҗига факты буенча хокук саклау органнары тикшерү уздыра.