Наил Шәрифуллин: Бүгенгедән сабак алмый калмабыз…

ХХI гасырда икътисадый үсеш-алгарышны, тормыш сыйфатын, гомумән, заманчалыкны югары технологияләрсез күз алдына да китереп булмый. Ә технологияләрнең үзләрен электроникасыз, төгәлрәк әйткәндә, микроэлектроника дип аталган, бер үк вакытта фән дә, шактый катлаулы сәнәгать тармагы да булган өлкәсез күрү кыен. Цифрлы технологияләр, дип сөйләшәбез икән, анысы да шул ук чиплар, микроэлектроника инде аның.

Без белем алып йөргән дәверләрдә «чип» дигән, кечкенә пластинканы аңлаткан инглиз сүзе әле юк иде. Ә микросхема дигән төшенчә, төшенчә генә түгел, микросхемалар үзләре дә бар иде. Бүгенге белән чагыштырганда күпкә гадирәкләре, әлбәттә. Кечкенә пластмасс корпус, корпустан чыгып, аска карап торган 14 яисә 16 нечкә калай «тәпи». Нинди дә булса җиһазның электрон өлешен ясаганда, тәпиләр платадагы кечкенә тишекләргә кидертелә, тишекләр аша сызык рәвешендәге күпсанлы «юл»ларга тоташа. Тәпиләр, сызыклар буйлап, җиһаз эшләгән мәлдә, электр сигналлары, төрле импульслар чабыша. Кайсы эчкә кереп кача, кайсы чыга да башка детальләргә – диод, конденсаторларга, бүтән микросхемага юнәлә. Бер кечкенә платаны алганда да, йөзәрләгән шундый бәйләнеш һәм хәрәкәт.

«Микросхема эчендә ни-нәрсә соң?» – диярсез. Дөрес сорау бу. Аның эчендә кечкенәдән кечкенә хикмәт – транзисторлар мыжгып тора. Укучыны баштан ук искәртергә онытканмын: үземә бик тә якын өлкәгә кереп китү шуннан, «транзистор» дип аталган электрон нәмәрсә уйлап табылуга шушы көннәрдә нәкъ 75 ел тулды.

Бүген һич шикләнми әйтеп була: шул кечкенә дә төш кенә структура уйлап табыл-маса, хәзерге дөнья гел башка буласы иде. Һәрберебезнең кесәсендә йөргән смартфон дип аталган күпфункцияле җайланманы күрмәсебезне әйткән дә юк, андый җиһазның күпкә гадирәге дә ике ятып, бер төшебезгә дә кермәс иде. Компьютер, видеокамералар, автомобильләрдәге кырыкмаса-кырык төрле электрон опцияләр, предприятиеләрдәге күпсанлы станоклар, күптин-күп төрле көнкүреш җиһазлары – берсе дә булмас иде. Ни генә димә, аларның барысында да без әйткән электрон элемент, аерым-аерым булсын, күмәкләп булсын, ифрат та киң кулланышта. Шул ук өй телефоннары элек барысы да дисклы иде. Тиешле номерны без дөбер-шатыр диск әйләндереп җыйдык. Бераздан аларның төймәлесе чыкты. Транзистор уйлап табылмаган, алар нигезендә микросхемалар җитештерелә башламаган булса, без хәтта төймәле өй телефонын да күрмәс идек. Чөнки сүтеп караганда, анда да берничә микросхемага юлыгабыз.

14–16 «тәпи»ле «борынгы» микросхемаларда бер-берсе белән кирәгенчә тоташтырылган транзисторлар, ике төрле ярымүткәргечне бер-беренә «ягып» ясалган, электрон күчеш (р-n переход) дип аталган хикмәтләр йөздән дә артмады. Бүгенге чипларда аларның саны, әйтергә генә җиңел, 10 миллиардка (!) якынлаша. Тирәнгә кереп, укучының башын катырасым килми, әйтәсе килгән төп сүзем шул: р-n күчеш, ике шундый күчештән торган транзистор уйлап табылганнан бирле, ул теләсә нинди электрониканың чишмә башы, база элементы, нигезе булып кала…

Кайчандыр борынгы шумерлар тәгәрмәч уйлап тапкан. Кешелек дөньясы үсеше дигәндә, тәгәрмәчнең әһәмияте әйтеп бетергесез дәрәҗәдә зур. Колумбка чаклы ничә мең ел яшәгән Америка цивилизацияләренең аны уйлап табарга башы, акылы җитмәгән. Шул сәбәпле үсештә Иске дөньядан – Евразия кыйтгасыннан нык артта да калганнар. Тәгәрмәчсез дөнья бүген дә сансыз. Барсак та, кайтсак та, һәммәбез – шуның өстендә. Транзистор – ХХI гасыр тәгәрмәче. Дөресрәге, аны кулланып тудырылган катлаулы чиплар – шул ук микропроцессорлар – бүгенге кешелекнең төп казанышы дисәк, арттыру булмас. Чиплар – бүгенге технологик алгарышның, сәнәгать кенә түгел, икътисад пирамидасының да очында торган затлы ачыш һәм табышыбыз.

Чиплар куелмаган көнкүреш җиһазлары (сугыш коралларын әйткән дә юк) көннән-көн кими барганда, күп дәүләтләр, шул исәптән Россия дә, аларны үзендә җитештерү турында ныклап уйлый башлады. Уйларсың да, дөнья бүген бер дә тыныч түгел бит. «Халыкара кооперация» дигән багланышларның да исеме генә калып бара. Безнең ил дигәндә, бигрәк тә. Хәзерге көндә чипларны, шул ук микропроцессорларны санаулы дәүләтләр генә җитештерә. Заман таләпләренә җавап бирә торган микросхемаларның 80 процентка якынын Тайвань ясый. АКШ, Кытай, Көньяк Корея кебек илләрдә, Европа дәүләтләренең кайберләрендә чиплар ясау җайга салынган. Ни кызганыч, бу юнәлештә Россия һаман да күзәтүче ролендә калып килә. Безгә дөньяда җитештерелгән чипларның нибары 1 проценттан да кимрәге туры килә – Мәскәү янындагы Зеленоград дигән шәһәрдә бердәнбер шундый заводыбыз бар. Аның да куәте шактый түбән, шул ук Тайваньдагы бер TSMC компаниясе генә дә микросхемаларны без ясаганнан 15 тапкыр күбрәк ясый.

Мондый көнгә ничек төштек, дигән сорауга җавап билгеле дә кебек. Шул ук Советлар Союзында, артык алдынгы кимәлдә булмаса да, электроника сәнәгате бар иде. Аннан соң килгән дәвердә безне дөрес булмаган икътисадый сәясәт, төгәлрәк әйткәндә, һаман да шул чималчылык аздырды. «Нәрсәдер җитештереп, булмаганны булдырып мәшәкатьләнмик, баш катырмыйк, нефть долларларына барысын да сатып алып була бит», – дигән тезис, күрәбез, электроника дигәндә дә, башка хәтсез юнәлешләрдә дә көймәбезне комга шактый тиз терәтте. Елга булып аккан валютага күпме җиһаз сатып алып, күпме завод торгызып була иде югыйсә. Заманча чиплар, шул ук микропроцессорлар җитештерүдә кулланыла торган җиһазларны Европа илләре ясаганлыктан һәм санкцияләр сәбәпле, без бүген бөтенләй гаҗизлектә. Белгечләр әйтүенчә, җиһазлар сатып алыр мөмкинлек булганда да, андый заводны корыр, эшләтеп җибәрер, беренче продукция алыр өчен ким дигәндә 1 триллион сум акча кирәк. Икътисадый, сәяси вазгыять тотрыксыз булып, чикләүләр якадан алганда, кем, кайсы корпорация андый чыгымнарга барыр, тәвәккәлләр икән?..

Ил җитәкчеләре әледән-әле Россиянең суверенлыгын ныгыту зарурлыгы хакында белдерәләр. Тик менә үзендә югары технологияләр тудырмаган, электроника сәнәгатен тиешенчә үстермәгән ил, күпме генә теләсә дә, тулы суверенлыкка ия ил була алмый. Башка дәүләтләргә бәйлелек саклый. Дөньялар кайчан да булса тынычланыр, яхшырыр дип өметләник. Шул вакытлар җиткәч, ихтимал, бүгенгедән сабак алмый калмабыз.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү