Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында атлар саны кимегән

2023 елның гыйнвар ахырына Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында 8,7 мең ат исәпләнгән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 3 меңгә кимрәк.

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2022 елның гыйнвар ахырына республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 9 мең ат булган. Бу 2021 елның беренче ае азагына караганда 8,5% ка кимрәк.

Аларның баш санын Рөстәм Миңнеханов 50 меңгә кадәр арттырырга кушты. Бүгенге көндә хакимиятләр тарафыннан республикада 2023-2030 елларга атчылыкны һәм ат спортын үстерү программасы эшләнә.


Фикер өстәү