Казанда апрельдә ике көн аналог һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары форматларында радио һәм телевидение программалары күрсәтелмәячәк.
Тапшырулар эфиры 17 апрельдән 2.00 дән 11.00 гә кадәр һәм 26 апрельдә 9.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр туктатыла. Бу шәһәр радиотелеүзәгендә планнаштырылган ремонт белән бәйле, дип хәбәр ителә.