Биш яшүсмер боз астына киткән, икесе батып үлгән

Калуга өлкәсендә биш яшүсмер Протве елгасында боз астына киткән, аларның икесе батып үлгән. Бу хакта Россия төбәге хөкүмәте «ВКонтакте» дагы үз битендә хәбәр итә.

«Өчесен коткарып калдык. Эзләү эшләре дәвам итә әле «, — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Хөкүмәт мәгълүматы буенча, коткарылган яшүсмерләр хастаханәдә ята. Инцидентның шартлары ачыклана.


Фикер өстәү