Илнең иң бәхетле шәһәрләре билгеле. Беренче бишлеккә Татарстанның Чаллы шәһәре дә эләккән. Автокалада яшәүчеләрнең 89 проценты шулай дип белдергән.
20 март – Халыкара бәхет көне уңаеннан, россиялеләрдән: “Сез бәхетлеме?” – дип сораганнар. Әлеге тикшерүне илдәге иминият фондларының берсе үткәргән. Баксаң, тормыштан канәгать булып, елмаеп-көлеп кенә яшәүчеләр, барыннан да бигрәк, Хабаровск шәһәрендә күбрәк икән. Шәһәр халкының 92 проценты бәхетле булуын әйткән. Икенче һәм өченче урыннарда – Әстерхан һәм Оренбург (һәркайсының 91 процент). Беренче бишлектә Чаллы шәһәре дә бар. Аз да түгел, күп тә түгел, автокалада яшәүчеләрнең 89 проценты – бәхетле. Андыйлар Тольятида (88 процент) да күп.
Бәхетле яшәүнең сере дә билгеле. Респондентлар әйтүенчә, моның өчен, беренче чиратта, сәламәтлек кирәк. Сораштыруда катнашучыларның 45 проценты шулай дигән. Бәхет өчен якыннарың һәм туганнарың белән яхшы мөнәсәбәттә булу ( 38 процент), җитеш тормышта яшәү (20 процент) һәм дуслар белән даими очрашып тору (20 процент) да мөһим. Акча дигәннән, бәхет күпме тора икәнен дә сораганнар. Аена уртача 96 мең сум керем алучылар тормыштан канәгать икән. Илдә яшәүчеләр арасында 35 – 44 яшьлекләр бәхетлерәк.
– Бәхетлеләр шәһәрендә яшәвемә бик шат, – ди Чаллыда укытучы булып эшләүче Гөлназ Хәбирова. – Дөресен генә әйткәндә, бу хакта тәүге тапкыр ишеттем. Бәхет ул кайда яшәүгә түгел, ә тормышка карата мөнәсәбәткә күбрәк бәйледер, минемчә. Шәһәрдә биек койма артындагы зур йортта үзеңне бик бәхетсез тоярга, ә авылдагы тәбәнәк кенә гап-гади өйдә дә бәхеткә коенып яшәргә мөмкин.
Бәхет акчага бәйлеме, дип психологтан да сорадык.
– Бәхет кесә калынлыгыннан тормый, әлбәттә. Әмма матди хәл яхшырак булган саен мөмкинлекләр дә зуррак, тормыштагы кыенлыкларны хәл итүе дә җиңелрәк. Димәк, иртәгәге көнгә ышаныч арта, – ди белгеч.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat