“Жэньминь жибао” газетасында Владимир Путинның Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы мәкаләсе чыккан

Россия Президенты Владимир Путин “Россия и Китай – партнерство, устремленное в будущее” дигән мәкалә язган. Ул “Жэньминь жибао” газетасында басылып чыккан, дип хәбәр итә Кремль.

Мәкалә Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның Мәскәүгә сәфәре (20−22 мартта) алдыннан язылган. Путин анда Кытайның Украинадагы кризисны җайга салуда булышырга әзер булуын хуплап, Украинадагы вазгыять буенча төпле фикере, аның төп сәбәпләрен аңлавы өчен Пекинга рәхмәт белдергән.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия һәм Кытайның вакытыннан алда – инде быел ук үзара сәүдә әйләнеше күләмен 200 миллиард долларга җиткерә алуын билгеләп үткән. Ул РФ белән Кытай арасындагы исәп-хисапларда шушы ике ил валютасындагы өлешнең арта баруына игътибарын юнәлткән. Путин фикеренчә, ике илне тагын да мөстәкыйльрәккә әйләндерә бу.

“Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бөтен тарихында иң югары биеклеккә чыгып, ныгуын дәвам итә, сыйфаты ягыннан салкын сугыш чорындагы хәрби-сәяси берлекләрнекеннән өстен тора, аларда әйдәп баручы һәм ияреп баручы, ниндидер чикләүләр, тыелган темалар юк”, – дип искәртелгән язмада. Си Цзиньпинның Мәскәүгә визиты – Россия белән Кытай арасындагы партнерлыкның аерым бер әһәмияткә ия булуын раслаучы бик мөһим вакыйга, дип билгеләп үткән Путин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү