Уянырга вакыт. Бакчачыларның соравына Гүзәл Хөсәенова җавап бирә

Бакчаны кышкы «йокы»дан уятырга вакыт җитеп килә. Кар «юрган»ы март кояшы нурлары астында күзгә күренеп эри. Бу чорда агач-куакларга ничегрәк ярдәм итәргә, җирне ничек әзерләргә? Укучыларыбыз сорауларына «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова җавап бирә.

– Алмагачыма әле бер генә «яшь». Ботакларын кисеп, ябалдашын матур рәвешкә кертәсе иде. Бу эшне кайчан һәм ничек дөрес итеп башкарасы?

Клара Низамиева. Чаллы

– Бер яки ике «яшьлек» алмагачның ботакларын (70–100 см биеклектәге) болайрак кисәләр. Өч төп ботагын төрле якка аерып куялар. Алар бер-берсеннән 10–15 см ераклыкта урнашырга, ә ботакның аерылу почмагы 120 градус чамасы тәшкил итәргә тиеш. Учарланып үссен өчен, бу ботакларны 50 сантиметрга калдырып кыскарталар.  Үзәктән чыккан ботакны да бераз кисәләр. Югарыгы ботаклардан чыккан көчле үрентеләрне дә кисеп алырга кирәк. Ә менә үсеп килүче кечкенә ботакларга тимәскә – гадәттә нәкъ менә шулар җимеш бирүчән була. Ботакның киселгән урынын 1 процентлы бакыр купоросы эремәсе (1 л суга 10 г исәбеннән) белән дезинфекцияләргә, шуннан соң аңа «садовый вар» яки кызыл балчык белән сыер тизәге катнашмасы (1:1) сылап куярга онытмагыз.

Алмагач, гомумән, җимеш агачлары ботакларын һәр ел саен кисәргә ярамый. Юкса бу агачның зәгыйфьләнүенә һәм уңышның кимүенә китерәчәк. Һава температурасы +5+6 градустан югарырак күтәрелгәч, җимеш агачы ботакларына корткычларга (мәсәлән, «Биостоп») һәм чирләргә каршы препаратлар («Ризоплан», «Псевдобактерин-2», «Фитоспорин-М») сибү әйбәт. Бу эшне беренче яфраклар күренгәнче башкарып куярга кирәк.

– Роза куакларының өстен ачарга вакыттыр инде, дип уйлыйм. Ләкин төнге суык аларны өшетмәсме икән?

Наилә Җамалиева. Чирмешән

– Кояшлы көннәрдә роза куакларының һәм җылылык яратучы башка үсемлекләрнең өстен ачкалап алырга мөмкин. Үсемлекләрне чыныктыру, пленка астында парлануын булдырмас өчен кирәк бу. Ләкин төнгә барыбер каплап куярга кирәк әле, чөнки һава температурасы –5тән түбәнрәк төшкән очракта, үсемлеккә зыян киләчәк. Март ахырына таба нәркис, лилия кебек чәчәкләрнең суганчаларын курыкмыйча ачарга мөмкин. Аларга төнге кыраулар янамый.

– Виктория түтәле кардан арчылып килә. Уңышы мулрак булсын өчен, аны язын карау-тәрбияләү серләрен әйтеп үтмәссезме?

Сәвия Галиуллина. Балык Бистәсе

– Түтәлдәге кар тулысынча эреп, туфрагы кипшергәч, шиңгән, карт яфракларын җыеп алырга, рәт араларын йомшартырга һәм черемә кертергә икәнен беләсездер. Шуннан соң 3 процентлы бордос сыекчасы, «Фитоспорин-М», «Ризоплан» кебек биофунгицид сибү бик әйбәт нәтиҗә бирә.

– Узган елда виноград үсентеләре авырды. Көзен тимер купоросы белән эшкәртергә өлгермичә калдым. Бу эшне яз көне башкарсам, ничегрәк булыр икән?

Виталий Семенов. Балык Бистәсе

– Тимер купоросы әйбәт анысы, тик ул бөреләр ачылуны ике атнага диярлек тоткарлый. Көньяк төбәкләрдә моның зыяны юк, чөнки анда җәй озын. Ә менә безнең төбәктә үсемлекләрнең үсеш чоры болай да кыска. Шуңа күрә бу очракта виноград куакларын бордос катнашмасы яки бакыр купоросы белән эшкәртү әйбәтрәк булачак.

Укучы хаты

Июньдә  кишер ашыйбыз

Шәһәрдә яшәгәч, яшелчә сакларга урын юк. Шуңа күрә кишерне җәй-көз ашау өчен генә үстерәбез. Яшелчәне июньдә үк ала башлау, әлбәттә, аны алданрак утыртуны таләп итә.

Орлыкларны түтәлгә көннәр җылыта башлауга – апрель уртасы яки ахырында чәчәм.  Түтәлне көздән казып калдырам. Кар тизрәк эреп бетсен өчен түтәлгә ком сибәм. Чәчәр алдыннан туфракны тырма яки көрәк белән бераз йомшартып җибәрәм һәм буразналар ясыйм.

Кишерне сирәкләп һәм тукландырып азапланмас өчен, инде берничә ел рәттән орлыкларны эчкәннән соң калган чәй яки каһвә түбе белән катнаштырып чәчәм. Ни өчен ком белән түгел дисезме? Хәтта иң вагы да орлыктан авыррак булу сәбәпле, кишер авыр тишелә. Ә чәй һәм каһвә түбе кишер орлыгы кебек бик җиңел. Катнашманы буразнага сибүнең дә бернинди авырлыгы юк. Аны болай ясыйм: 1әр чәй кашыгы иртә өлгерешле кишер орлыгы («Нантская» сортына өстенлек бирәм) белән порошок сыман комплекслы минераль ашламага ярты стакан чәй яки каһвә түбе өстәп, яхшылап болгатам. Шуннан түтәлгә буразналар ясыйм һәм су сибәм. Аннан соң буразнага, тоз сипкән кебек, шушы катнашманы сибәм. Өстен җиңел туфрак (яшелчә кәлшәсе өчен кибеттән сатып алынган туфрак яки компост) белән каплыйм да кул яки такта белән бераз баскалап тигезлим. Түтәлне пленка белән каплыйм. Шытымнар күренә башлагач, пленканы алып куям. Рәт араларын йомшартып, бераз гына компост яки черемә сибәм дә түтәлгә спанбонд ябам. Аның астында кишер бик яхшы үсә.

Гөлфия Нурисламова. Казан


Фикер өстәү