Хәзерге вакытта Мәскәүгә очучы Кытай самолетын 22 меңнән артыграк кеше күзәтеп тора. Самолетта Кытай халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин булырга тиеш. Flightradar сервисы (самолетларның реаль режимда очуын күзәтеп бару өчен эшләнгән мобиль кушымта) мәгълүматлары шул хакта сөйли.
Хәзерге вакытта Boeing 747−89L очкычы Пекин белән Мәскәү арасындагы чакрымнарның яртысыннан күбрәген үтеп, Ярославльдән узган.
Исегезгә төшерәбез: КХР Рәисе 20-22 мартта РФ Президенты Владимир Путин чакыруы буенча дәүләт визиты белән Россиягә килә. Бүген ике яклы мөһим документларга кул куелачак. Моннан тыш, Кремль хәбәр иткәнчә, халыкара аренада Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча фикер алышу күздә тотыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat