Кертә алмадылар. Чаллыда «КАМАЗ» белән «Рубин» очрашты

Тигез итеп бүлделәр. Чаллыда «КАМАЗ» белән «Рубин» арасында узган очрашу 0:0 исәбенә тәмамланды. Бу очрашуны күптән көтсәләр дә, тамашачы гол керткәнне күреп ләззәтләнә алмады.

«КАМАЗ» белән «Рубин»ның Чаллыда инде 25 ел уйнаганы булмаган икән. Ул вакыт эчендә ике команда тарихында күп вакыйгалар, зур борылышлар булды. Берсе игътибар җитмәүдән интексә, икенчесе туп һәм миллион долларлар белән уйнады. Нәтиҗәдә «КАМАЗ»ның яшәү белән үлем арасында калганын да күрдек. «Рубин» исә, киресенчә, өскә күтәрелеп, Россия Чемпионатын һәм Кубогын отты, Чемпионнар Лигасында чыгыш ясады. Ә узган ел тигезләштеләр: икесе дә беренче лигада очрашты. Чаллы командасы баштарак беренче урында барды, Казан уенчыларына лидерлар арасына керү җиңел бирелмәде.

Чаллыда бу матчны нык көттеләр. Уен кыры мактарлык хәлдә булмагач, «КАМАЗ» футболчылары, әзерләнү өчен, хәтта Түбән Камага барып йөрде. «Волга»га каршы узган очрашуны да 40 чакрым ераклыктагы күрше калада уздырдылар. Барысы да «Рубин»ны Чаллыда кабул итү өчен. Җирле футбол сөючеләр дә әзерләнде, Казаннан да тамашачы күп килде. Җитәкчеләр дә игътибарсыз калдырмады. Матч башланыр алдыннан Салават Фәтхетдинов «Мин яратам сине, Татарстан»ны җырлады. Тупка да беренче булып җырчы белән «КАМАЗ-Mастер» узышчысы Дмитрий Сотников типте.

Тик тамашачыга гол күрергә генә насыйп булмаган икән. «Ике команда да уйнарга тырышты. Әмма мондый уен кырында нидер күрсәтү бик кыен», – диде очрашудан соң Казан командасының баш тренеры Юрий Уткульбаев. Аның фикерен уенчылар да җөпләде. Тамашачыга рәхмәт әйттеләр, уен кыры турында сөйләшмәскә тырыштылар.

Сүз уңаеннан, баш тренер вазыйфасына Юрий Уткульбев билгеләнгәч, «Рубин» барлык очрашуларны да җиңү белән тәмамлый алды. Чаллыда аның уенчылары 1 генә очко белән канәгатьләнде. Ничек кенә булмасын, Казан командасы турнир таблицасында икенче урында бара. Якташларыбыз иң өстәге «Балтика»дан 4 очкога калыша. «КАМАЗ» – уртада. Әмма Татарстан командалары үз араларында «Өчпочмак кубогы» өчен дә көрәшә әле. Чаллыдагы очрашуда җиңгән булса, бу ярышта «Рубин» җиңәсе иде. Хәзер исә «КАМАЗ»ның мөмкинлеге күбрәк. Моның өчен аларга «Нефтехимик»ны отарга кирәк.

 

Фото: https://rubin-kazan.ru/


Фикер өстәү