Соңгы могикан. Казанда легендар җырчы Эмиль Җәләлетдинов белән хушлаштылар

Зәвыклы, зыялы, татар җырын профессиональ югарылыкка күтәргән соңгы могикан. Танылган җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновны якыннары, хезмәттәшләре әнә шулай дип искә ала.

Татар халкының ни дәрәҗәдә укымышлы, зәвыклы, зыялы халык икәнен күрсәтә торган матур шәхесебез иде. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин хушлашу мәрасимендә шулай диде:

– Эмиль Җәләлетдинов кабатланмас шәхес иде. Мин аны татарның каһарманы дип тә атар идем. Ул җырсыз, шигырьсез беркемгә дә мөрәҗәгать тә итмәде бугай. Сәгатьләр буе яттан шигырь сөйли, җырлый ала иде. Эмиль абый – татар халкының ни дәрәҗәдә укымышлы, зәвыклы, акыллы икәнен раслый торган затлы шәхесебез. 2 июльдә 90 яшьлек юбилее буласы иде. Шуңа әзерләнеп йөрде. Хәер, 80 яшендәге кебек тыйнак кына баш тартырга мөмкин иде. Шундый кеше иде ул. Андыйлар башка булмас инде.

«Заманында Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» циклы Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. Ул циклны тәкъдим итүче нәкъ менә Эмиль Җәләлетдинов иде. Әлбәттә, бу премияне җырчының үзенә дә бирергә кирәк булгандыр», – ди Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов:

– Татар җырын профессиональ югарылыкка күтәргән соңгы җырчыбыз, соңгы могиканыбыз ул безнең. Эмиль абый бик интеллигент, бик итагатьле, тәртипле иде. Аның үз-үзен сәхнәдә тотышы да, җырлары да – шуңа дәлил. Эмиль абыйны студент чагымнан ук беләм, ул вакытта ук Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли иде. Шәхес буларак та, җырчы, музыкант буларак та гел камилләште. Барлык профессиональ композиторлар үзләренең җырларын халыкка, киң тамашачыга нәкъ менә Эмиль Җәләлетдинов башкаруында ирешүен телиләр иде. Ул Алмаз Монасыйпов, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Фасил Әхмәтов кебек мәшһүр композиторларыбызның җырларын башкарды. Соңгы көннәренә кадәр иҗат белән янып йөрде, 90 яшьлек юбилеен уздырырга хыялланды. Бик матур, озын гомер кичерде Эмиль абый. Шулай да, арабыздан китүе бик кызганыч. Ник дигәндә, халкыбызга чын мәгънәсендә җиң сызганып хезмәт итте, җыр мирасыбызны югары дәрәҗәгә күтәрде. Яшь җырчыларыбызга эталон булырлык, кыйбла тотарлык иҗат калдырды.

Шулкадәр чиста, пөхтә, бик ачык күңелле, яшәү дәрте белән янып торган һәм бик төгәл шәхес иде. Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов чордашын әнә шулай дип искә алды:

– Мин әле аның Казанга килгән вакытларын, консерваториядә имтихан биргәнен дә хәтерлим. Спорт киеменнән, юка гәүдәле генә, чибәр егет иде. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килгәч, миңа аның белән бергә тулай торакта да яшәргә насыйп булды. Бер бүлмәдә Рамил Курамшин, Эмиль абый һәм мин тордык. Шулкадәр чиста, пөхтә, бик ачык күңелле, яшәү дәрте белән яши торган һәм бик төгәл шәхес иде. Җырларын әйтмим дә инде. Мин аның җырларын башкара алмадым. Ярышып җырлаган чаклар да булды. Гомер буе шулай ярышып яшәдек, ярыша-ярыша мәрхүм 89 яшькә җиткән икән. Әле гел исәнлеген-саулыгын тикшереп яши идем, күңелсез хәбәр кичә бакчада чакта килеп иреште. Шундук Казанга җыенып чыгып киттем. Үзеннән соң тау кадәрле эш калдырып китте, инде ахирәт бәхетләренә ирешсен.

Үзенә бер аерым шәхес иде. Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин мәрхүмне шулай дип искә алды:

– Консерваторияне тәмамлап, филармониягә эшкә килгәч тә Эмиль абый белән бергә эшләдек. Аның белән бик күп концертларда да бергә чыгыш ясарга туры килде. Камера әсәрләрен дә, эстрада җырларын да бертигез матур итеп башкара иде Эмиль абый. Аның репертуары бик бай. Ике концертта бер үк җырны җырламагандыр да ул. Гел алыштырып тора иде, музыкантлары да аптырыйлар иде аңа. Кешелекле, тәртипле кеше иде. Сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Хәтта кыш көне дә, чыгып, кояш астында кызына торган гадәте бар иде. Үзенә бер аерым шәхес иде. Кешелеклеге, матурлыгы белән истә калды.

Гомере буе үз дәрәҗәсен белеп яшәде, җырлады. Язучы Ләбиб Лерон шулай диде:

– Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек үк танылган җырчыларыбызның берсе иде. Гомере буе үз дәрәҗәсен белеп яшәде. Мине иң нык сокландырган сыйфаты Тукай иҗатын өйрәнүе, аның шигырьләрен яттан белүе иде. Яттан белү, сөйләү – бер хәл, ул аларның күбесенә үзе көйләр дә язды. Шуларны очрашкан чакларда көйләп тә күрсәтер иде. Нинди генә очрашу, концерт, чара булса, ул анда бармыйча калмый иде. Җилдәй җитез иде. Сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Мине иң гаҗәпләндергәне: көн саен баш түбән торам дип әйтә иде. Шушындый бер эпоха, легенда булырлык шәхесләребезнең арадан китүе күңелгә авыр, әлбәттә. Аларның җырлары мирас булып, безнең халкыбызның алтын фондына кереп калды. Менә бүген дә озату вакытында аның җырлары яңгырый. Алар күңелнең нечкә кылларына тиеп, тибрәтеп ала.

«Узган елны гына Татарстан урамы буйлап велосипедка утырып янымнан узып китте. Сокландым. Мин үзем дә велосипедта йөрергә яратам, ләкин инде хәзер руленә тотынып кына чыга алыр, утырырга куркыр идем». Монысы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев хатирәләре:

– Дөрес яшәмәсә, бу яшькә җитә алмас иде. Җаны да, тәне дә сәламәт иде. Бөтен нәрсә белән кызыксынды. Шигырен дә укый, җырын да җырлый иде. Минем тагын бер яраткан җырчым Рафаэль Сәхәбиев укырга килгәндә: «Минем кумирым – Эмиль Җәләлетдинов, мин шул планда җырларга җыенам», – дигән иде. Бу – бик зур әйбер. Бик якты, тырыш, булдыклы, талантлы кеше иде. Урыны җәннәттә булсын.

Ләйсән Сафина

Фото: https://realnoevremya.ru/
https://art16.ru/


Фикер өстәү