Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары саны 168 меңнән артып киткән

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары саны 168 меңнән артып киткән (узган елдагыга караганда 1,6 процентка күбрәк). Бизнесны алып бару шартларының яхшыруы турында сөйли бу. Шул исәптән – «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә. Аның максаты – бизнеска, эш башлаудан алып, товарын экспортка чыгаруга кадәр барлык этапларында ярдәм итү.

Узган елда республикада кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларында эшләүчеләр саны 800 меңгә якынлашкан. Бу – Татарстанда булдырылган эш урыннарының 40 проценты чамасы. 2023 ел ахырына кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларында эшләүчеләр, үзмәшгульләр 810 мең кешегә җитәр дип фаразлана.

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү