Әйләнә дә килә… кунаклар

Урамда яз һәм туристлар. Баксаң, Татарстанда экскурсия хезмәтенә бәя бер ел эчендә (2022 елның гыйнварыннан 2023 елның гыйнварына) 32 процентка арткан икән. Туристларны күпләп кабул иткән Татарстан һәм аның башкаласында эшләүче экскурсоводлар нинди хакка эшли? Аларны нәрсә борчый, нәрсәгә өметләнә? Шул сорауларга җавап эзләдек. Комачау итмәс дип, аяклы энциклопедияләрдән язгы ял чорына киңәшләр дә сорадык.

VIP-тамада, театр белгече, экскурсовод-гид, Казан шәһәре буенча махсус маршрутлар уйлап тапкан Айдар Садыйков – эшенең чын фанаты. Экскурсовод булып нәкъ тә шундый кешеләр генә эшли ала дигән фикердә ул. Шуңа күрә андыйлар кесә янчыгына бик карамый.

– Бәяләр ул кадәр югары түгел. 5 ел элек сәгатенә 600–700 сум булса, хәзер исә, туристик фирма аша эшләсәң, 700–800 сум түлиләр. Без хәзер үзмәшгуль буларак эшлибез. Керемнең бер өлеше – 6 проценты – дәүләткә китә, – дип сөйләде танылган экскурсовод. – Зөя, Болгар ише җирләргә барсаң, экскурсия вакыты 10ар сәгатькә сузылса, ярый әле ул. Ә Казанда бит уртача 2–3 сәгатьлек экскурсияләр уза. Керемне үзегез санагыз инде. Экскурсовод эше – сезонлы хезмәт ул. Яңа ел ялларында кеше күп килә, февраль, март айларында экскурсияләр әллә ни юк, май ялларында эшләп алабыз.

Айдар Садыйков әйтүенчә, экскурсовод һөнәренә өстәмә акча эшләү өчен килүчеләр бар. «Уртача яшебез – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Экскурсоводлар – тарих белән җенләнгән кешеләр ул. Аны хобби буларак кабул итсәң генә», – ди ул. Моңа өстәп, экскурсоводка таләпләр дә бик зур. Рәсми аттестация узу, һәрдаим әзерләнеп тору, имтиханнар, дисеңме. Кешеләр белән элемтә кору да җиңелләрдән түгел.

– Бездән таләп итү күбрәк, ярдәм итү азрак. Теләктәшлек тә кирәкми, тынычлап эшләргә генә комачау итмәгез. Безгә бит эшне табып бирмиләр, без аны үзебез эзлибез. Коронавирус чоры булды. Берәр кеше безнең хәлне белдеме соң? Кыскасы, җиңел эш түгел. Без хәтта автобус шоферына да бәйле. Соңга калырга ярамый, кешеләрне бөтен җиргә вакытында алып килеп җиткерергә кирәк, тиз дә, акрын да сөйләргә ярамый һәм башкалар, һәм башкалар. Экскурсоводлар – туристик индустриянең иң якланмаган өлешедер ул. Без – шәфкать туташы да, бәдрәф, кафе күрсәтүче дә, укытучы да, – ди Айдар Садыйков.

Татарстандагы туризм өлкәсен тагын да чәчәк аттыру өчен тәкъдимнәре дә бар. Шәһәрдә «Шәрык базары» кирәк. «Бөек Ефәк юлы кебек данлыклы, шау-гөр килеп торган ярминкә булырга тиеш. Тегендә ефәк халат сатып торсыннар, монда уен коралында көй уйнасыннар! Кешеләргә ул кызыклы булыр иде. Туристлар да үзәк базарыгыз бармы дип еш сорый», – ди Айдар Садыйков. Моннан тыш туграны популярлаштыру кирәк дип саный ул. Зилант хакында риваять сөйләгәндә төртеп күрсәтерлек нәрсә булса, начар булмас бит. Башкалада һәр районның атамасын күренерлек итеп эшләтү дә ярар иде. «Театрлар җәй айларында эшләми, кызганыч. Туристларга спектакль күрсәтеп, татар телен ишеттереп булмый. Ярый әле Салават бар. Ул ике атна концерт куя», – дигән үкенече дә бар әңгәмәдәшнең.

– Рәисебез Рөстәм Миңнехановка, җитәкчеләребезгә, Туризм комитетына рәхмәт. Татарстанны, Казанны туристик яктан кызыктыру өчен бик күп эш башкарыла. Без моны күрәбез, моны санлыйбыз. Кешеләрнең Татарстанга һәм Казанга кабат-кабат әйләнеп кайтасы килә, бу безгә дә файдага, – диде Айдар Садыйков.

Казан Экскурсоводлар гильдиясе әгъзасы Раушания Миңнуллина күбрәк шәхси төркемнәр белән эшли. Бер кеше килсә дә, 50 кеше килсә дә, сәгатенә бертөрле бәя ала ул.

– Туристик фирмалардан экскурсия алган кешеләргә барысы да каралган тулы «пакет» тәкъдим ителә. Алар шул бәягә истәлекле урыннар да карый, ашый-эчә. Мин исә экскурсия генә оештырам да, соңыннан кая барырга, нишләргә ише сорауларга үз киңәшләремне бирәм, – ди ул.

Экскурсовод хезмәтенә бәя үсүенә дә аптырарга кирәк түгел дип саный ул. Экскурсовод һәрвакыт белем алу, үзен үстерү юлында бит. Китаплар укыйм, курсларга йөрим дисәң дә, акча кирәк. Дәүләт аккредитациясе дигән төшенчә дә бар. Аңа әзерлек тә матди һәм рухи мөмкинлекләр, хезмәт таләп итә. Гильдиядә исәптә торсаң, взнос та түлисе. Экскурсоводларның акчасын санаганда, Раушания ханым әнә шуларны да исәпкә алырга кирәк дип саный.

– Хәзер бәя бөтен җирдә дә уйный бит. Экскурсоводлар гына читтә калмас, – ди Раушания ханым, уенын-чынын бергә кушып.

Тиздән язгы каникул чоры җитәсен исәпкә алып, тәҗрибәле экскурсоводтан балалары булган гаиләләргә кызыклы булган маршрутлар сораштык.

– Зөя, Болгар, Алабуга, Кырлай – болар инде популяр урыннар. Төрледән-төрле остаханә, квест, программалар уйлап табып кына торалар бит. Менә шуларда катнашу гаиләләргә кызыклы булыр иде дип уйлыйм. Алар берләштерә. Сер түгел, хәзер балаларыбыз белән сөйләшеп утырырга әллә ни вакыт тапмыйбыз да бит. Әйтик, рәсем ясау, балчыктан нидер ясау кебек мастер-класслар вакытында берәү дә телефонга игътибар итми, тулысынча эшкә бирелә, аралар якыная, – диде экскурсовод. – Кама аръягы еш кына игътибарыбыздан читтә кала. Шөгердәге нефть музеена барырга кирәк. Ул – шулкадәр мавыктыргыч урын. Әлмәттә уен кораллары музее эшли. Уйнап карарга да рөхсәт итәләр.

 

САН

* 2022 елда Татарстан башкаласына 3,6 миллион турист килгән. Бу 2021 елгы саннан 20 процентка күбрәк. Кунакханәләрнең уртача тулылыгы – 65 процент, ә бәйрәм көннәрендә 95 процентка кадәр җиткән.

* «Авито» сайтына кереп, Казан буенча экскурсовод бәяләрен барлап чыктык. Иң арзаны – 500 сум. Шулай ук фотоэкскурсовод дигән хезмәт тә бар. Анысы 5 мең сумнан башлана.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү