Укытучыларның хезмәт шартларын яхшыртырга һәм кирәкмәгән хисапларга бәйле кәгазь эшен киметергә кирәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, вуз укытучыларына да кагыла бу.
Премьер-министр сүзләренә караганда, моның өчен укытучыларның фикерен белешергә кирәк. «Искиткеч дәрәҗәдә белемле укытучылар кирәкмәгән, аңлаешсыз хисаплар тапшыру зарурилыгы турында күп сөйли. Бик күп вакытны ала бу. Алар аны укучылары белән уздыра алыр иде», – дип билгеләп үткән Хөкүмәт башлыгы. Ул Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаевка әлеге хәлне ачыклап бетерергә кушкан.
Премьер-министр әйтүенчә, мәктәп укытучылары һәм студентларның иң югары стандартлар буенча сыйфатлы белем алуы кирәк. Илнең икътисади һәм технологик мөстәкыйльлеге шуңа бәйле.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Эйе, кэгазь эше кими имеш, э укытучыларны компьютерга гына бэйлэделэр. Конгэ 100 фото отчет, минут саен Россия игълан иткэн ел, регион игълан иткэн ел, конкурслар, семинарлар и ниндидер оешмаларга отчетлар….. Бар да цифрлы, кэгазьдэ тугел.
Укытучы булырга вакыт калмый, тагын да хэтэррэккэ эйлэнде. Бер дэ жинеллек куренми.