Сугыш елларындагы милләтара дуслык: Татарстанда “СВОИ” проекты гамәлгә ашырыла

Татарстанда яшәүчеләрне Бөек Ватан сугышы елларында төрле халыклар вәкилләре арасындагы дуслык һәм үзара ярдәмләшү турында хәтер-хатирәләре белән уртаклашырга чакыралар. Акцияне Россия Халыклар йорты Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә уздыра.

Проектның төп бурычы – дәхшәтле елларда каһарманлык һәм үзара ярдәм турындагы уникаль хатирәләрне туплау.
Хезмәтләрне 31 мартка кадәр электрон почтага (svoi@domnarodov.ru) юлларга мөмкин. Алар хикәя һәм видео рәвешендә бәян ителергә, фотосурәтләре (автор белешмәсе белән) булырга тиеш.
Проектта катнашучыларның хезмәтләре, проект сайтында пәйда булып, “СВОИ” бүләк китабына кертеләчәк.
Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматлар белән сайтта (https://domnarodov.ru) танышырга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү