Халыкның валютадагы саклык акчасы рекордлы күрсәткечкә җиткән

Россиядә яшәүчеләрнең чит ил валютасындагы саклык акчасы 1,4%ка артып, рекордлы күрсәткечкә – 226,6 миллиард долларга җиткән. Бу хакта “РИА Новости” Үзәк банк мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Саклык акчасының яртысы чамасы валютага туры килә. Агымдагы елның беренче аенда гына аның күләме 1,5%ка артып, 105,4 миллиард долларга җиткән. Бер ел эчендә әлеге сумма 21,6 миллиард долларга арткан.
Валютадагы акчаны чит илләр банкларында саклаучылар да байтак. Илебездә яшәүчеләрнең валютадагы байлыгының 29%ы чамасы шуларда “ята”. Россиядә яшәүчеләр бер ай эчендә генә дә чит илләрдәге счетларына 2 миллиард доллар күчергән. Гомумән, чит ил банклары депозитларында “ятучы” валюта 3%ка артып, 66,5 миллиард доллар тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, Үзәк банк мәгълүматларына караганда, Россия банкларындагы валюта счетлары кимүен дәвам итә. 2023 елның беренче аенда алар тагын 0,8 процентка азайган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү