Туган ил буйлап. Ыб – самодилар иле

Әгәр кыска гына вакыт эчендә, мәсәлән, язгы каникулда теге яки бу милләтнең тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга теләсәгез, мин сезгә этногеографик паркларга барып кайтырга киңәш итәм. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк: кайбер музейларда, паркларда өлешчә чалымнары булса да, Татарстан бу яктан өлгерлек күрсәтә алмый әле. Югыйсә туристларны җәлеп итәр өчен менә дигән урын булыр иде ул. Ә безнең иксез-чиксез Россия киңлекләрендә андый парклар дистәләрчә. Яңа ел ялын бушка уздырмас өчен, без дә шуларның берсенә – Коми Республикасындагы фин-угор паркына барып кайткан идек.

 

Сыктывди районында

Тугандаш 24 фин-угор һәм самоди халыкларының мәдәни тормышына багышланган турист-сәяхәтчеләр комплексы Сыктывди районының Ыб бистәсендә урнашкан.

 

«Ул безгә шунысы белән кызыклы: үз милли республикаларыннан тыш, фин-угор халыклары безнең Татарстанда да, укмашып-укмашып, Тәтеш, Кама Тамагы, Әгерҗе, Кама аръягы районнарында яшиләр».

Ыб үзе – 13 авылны эченә алган иң борынгы торак пунктларның берсе. Аның тарихы XIV гасырда коми-зыряннарга православие дине аша мәгърифәт алып килгән епископ Стефан Пермский исеменә бәйле. Паркта Уралның көньяк-көнчыгыш өлешенә хас гигант агачлар – әйләнәсе 2,7 метрлы карагачлар, 450 яшьлек чыршылар очрый. Анда шулай ук миллион еллар элек, юра чорында яшәгән динозавр һәм IV–V гасырларга караган алачык – Чудь  шәһәрчеге, данлыклы изге чишмәләр белән танышырга була.

Биләмәләре бик зур паркка туристларны җәлеп итү өчен, кунакханә дә төзеп куйганнар. Ял итүчеләргә көн саен дистәләгән танып-белү, күңел ачу программалары да тәкъдим ителә. Күбесе шушы төбәк халыкларының борынгыдан килгән һөнәрләренә бәйле. Чыпта курчак ясау, бәрәңге шәңгәсе, баллы прәннек пешерү буенча мастер-классларда катнашу мөмкинлеге туристларда зур кызыксыну уята. Яңа ел бәйрәмнәренә эләксәң, әлбәттә инде, балалар коми «салкын бабае»  Кöдзыд Пöль белән очраша, чыршы төбендә бергәләшеп күңел ачалар. Ир-егетләргә ук, арбалеттан ату, мишеньга сөңге яки балта тидерү кебек уеннар ошый.

Кемнәр алар фин-угорлар?-подзаг

Фин-угорларның кайбер төрләре Россиядә кимеп баруга карамастан, алар Европада хәзергә кадәр иң зур этник төркемнәрдән санала. Бер исемнәре мадьяр, икенче исемнәре hungary булган венгрлар, эстоннар, финнардан тыш, үзебезнең мари, мордва, удмуртларны гына искә төшерик.

 

САН

Бүгенге көндә фин-угор телләре төркемендә 24 халык исәпләнеп, шуларның 17се Россиядә дә яши.

Галимнәр аларның тарихи ватаннары дип Урал итәкләрен һәм Идел-Чулман бассейнын күрсәтәләр. Башта алар күчмә халыкларның эзәрлекләвеннән урманнарга качканнар. Ә биредә аларны төньяк славян кабиләләре эзләп тапкан һәм ясак түләргә мәҗбүр иткәннәр дип исәпләнә. Менә шул вакыттан көчле ассимиляцияләшү башланган да инде.

Борынгы фин-угорлар рус елъязмаларында беренче тапкыр җир эшкәртү, балык тоту, ау белән шөгыльләнүче халык буларак искә алына. Шулай ук аларның элегрәк Болгар дәүләтенә ясак түләп торуы да билгеле.

Хәзерге белгечләр, тел үзенчәлекләреннән чыгып, фин-угорларны биш төркемгә бүлеп карыйлар. Болар: Кола ярымутравы, Мурманск тирәсендә яшәүче саам төркеме, Пермь (удмуртлар, комилар, басурманнар), Балтыйк буе-фин (эстоннар, финнар, кареллар, квеннар), Идел буе-фин (мордва, мари), угор (хант, манси, венгрлар) төркемнәре. Шулай итеп безнең күршеләребез мари, мордва, удмуртлар шундый зур тел төркеме вәкилләре булып торалар.

Чудь мае

Безнең гаилә өчен сәяхәтләр – күңел ачу гына түгел. Без  барган җирнең тарихын, үзенчәлекләрен өйрәнергә тырышабыз. Коми Республикасында милләттәшләребезнең саны дүртенче урында тору да безнең өчен ачыш булды. Сыктывкарның үзеннән бигрәк, алар төньякта – нефть һәм газ чыгарыла торган төбәкләрнең Воркута, Ухта, Усинск, Печора, Вуктыл кебек шәһәрләрендә яшиләр һәм эшлиләр.

Бу төбәктә нефтькә зур игътибар бирелә. Двина елъязмаларыннан борынгы заманнарда бу якларда саам һәм чудь (фин-угорларның җыелма исеме) халыкларының елга өстендәге майны җыеп, җәрәхәтләрне төзәтү өчен файдаланганнары турында билгеле. Билгеле, ул чакта моның җир астындагы зур хәзинә билгесе булуына төшенү булмагандыр. Инде күпкә соңрак бу җирләрдә нефть сәнәгате эшли башлый.

Хәзерге көндә Этнопаркта «Экомузей» биләмәләрендә «Чудь мае» дип аталган нефть сәнәгате экспозициясе эшләп килә. Музейда безне шаккатырганы рәссам Виталий Касаткинның җир мае, газ катнашмасы һәм аларның калдыкларыннан ясалган картиналары булды. Рәссамның остаханәсендә нефтьның аксыл сарыдан алып чем-карага кадәр 64 төре тупланган. Төс нинди чыганактан алынуына бәйле. Сүз уңаеннан әйтик, Татарстанда хәзер алына торганы кара-көрән төстә.

Кышкы каникулда Сыктывкардагы салкынлыкның 40 градус тирәсе булуы беркемне дә куркытмады. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, кул эшләре белән шөгыльләнделәр, көннәр буе саф һавада йөрделәр. Анда ничектер һава торышы да бик үзенчәлекле: әче җилләре дә, суыклары да үзәккә үтә торган түгел. Ә без – өлкәнрәкләр үзебез өчен мәңге истә калырлык тарихи ачышлар ясадык.

Гүзәл Әхмәтҗанова


Фикер өстәү