Куркыныч янәшәдә. Чувашиядә ике кеше себер түләмәсен йоктырган

Күрше төбәкләрдә хайваннар арасында төрле йогышлы авырулар чыккалап торуын әледән-әле хәбәр итеп торабыз. Инде менә якын күршебез Чувашиянең Цивильск районында ике кешенең себер түләмәсе (сибирская язва) йоктыруы билгеле булды. Татарстанга куркыныч яныймы? Шул хакта белештек.

– Бездә булган мәгълүматлар буенча, авыру шәхси хуҗалыкта килеп чыккан, – дип аңлатма бирде безгә Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. – Авыру чыганагы булып торган терлек шушы ук хуҗалыкта үскән, ягъни аны якын араларда гына каяндыр алып кайтмаганнар. Үскән малны чалырга дип ике сугымчы чакырганнар. Менә шулар авыру йоктырган да инде. Соңгы елларда Чувашиядә себер түләмәсе белән зарарланган очраклар юк иде. Бу юлы каян килеп чыккан ул? Тикшерү төгәлләгәнче, ниндидер нәтиҗәләр чыгару да кыен.

Табиблар авыру кешеләр белән аралашкан тагын 126 кешене дә күзәтеп тора, диелә матбугатта чыккан хәбәрләрдә.

Аңлатып узыйк: себер түләмәсе – хайваннарда һәм кешеләрдә була һәм бик тиз арада тарала торган куркыныч авыру. Ул кешеләргә мөгезле эре терлек, сарык, ат, сирәк очракларда дуңгыз һәм кәҗәләрдән йога ала. Авыру терлекләрдән алынган продуктларны куллану да инфекция чыганагы булырга мөмкин. Иң куркынычы – һава-тузан юлы белән зарарлану, ди белгечләр. Бу траншея казыганда, бина, корылмалар салганда булырга мөмкин.

Элеккеге елларда терлекләр себер түләмәсе белән еш һәм күп авырган. Республикада да бу авырудан үлгән маллар күмелгән үләт базлары бар. Инфекция туфракта меңәр ел яшәргә сәләтле. Шуңа күрә мондый урыннар шулай ук куркыныч тудыра. Белгечләр аеруча язгы кыр эшләре вакытында игътибарлы булырга куша.

Әлегә авыру буенча Татарстанда вазгыять имин, тик аның ни дәрәҗәдә тиз таралуын искә алсак, саклану чараларын күрү, халыкка авыру билгеләрен белеп тору бер дә зыян булмас.

Авыру билгеләренә килгәндә, зарарланган терлек бик тиз арада үлә. Авыру малның борыныннан, авызыннан канлы сыекча килергә мөмкин. Моннан тыш үлгән малның тәне катып китмәү дә аның себер түләмәсе белән зарарлануын күрсәтә ала. Кешеләрдә исә авыруның беренче һәм төп билгесе – тәнгә (бигрәк тә кулларга) кара төеннәр чыгу.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Идрис Гатин әйтүенчә, ике республика арасындагы постларда тикшерү көчәйтелгән. Буа һәм Югары Ослан районнары, шулай ук Чаллыдагы постларда белгечләр эшли.

– Сөт, ит, кушылма азык, терлек ташучы фураларны, җиңел машиналарны тикшерәбез. Республикага терлек күп керә. Узган елда гына 50 меңгә якын мөгезле эре терлек алып кайттылар, – диде ул.

Габделхак Мотыйгуллин да чит төбәкләрдән мал сатып алганда, ветеринария озатып бару документлары булырга тиешлеген кабаттан искә төшерде.

– Малны бары тик рөхсәт ителгән очракта гына алып кайтырга ярый. Шулай ук теге яки бу районнан терлек алырга ярыймы-юкмы – мал табибларыннан анысын да белешергә кирәк, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: соңгы тапкыр әлеге куркыныч авыру 2014 елда Кукмара районының Өлге авылында килеп чыккан иде. Ул вакытта кул астында шеш барлыкка килгәч, бер ир-ат табибка мөрәҗәгать итә. Авыруны исә ул сыерыннан йоктырган булып чыккан. Малны чалганнан соң берничә көн узгач, үзендә дә авыру билгеләре сизә башлый. Аңа кадәр Татарстанда себер түләмәсе 2003 елда теркәлгән. Ул вакытта Яшел Үзән районында йөздән артык кеше табиб күзәтүе астында булган. Бәхеткә, бу очракларда авыру таралмасын өчен барлык чаралар вакытында күрелде.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү