Бүген арабыздан киткән хезмәттәшебез Алсу Хәсәнова-Булутның туган көне. Исән булса,аңа 45 яшь тулыр иде. Алсуны яман чир арабыздан алып китте.
Әле дә бергә булган күңелле вакыйгаларны искә төшереп, Алсуыбызны сагынабыз. Алсуны онытырга хакыбыз юк. Ул безнең күңелләрдә яши. Ире Ләвәнт тә Алсуны сагынып яши. Без аның белән элемтәдә торабыз. Алсуның рухын саклап яшәгән өчен рәхмәт аңа.
Алсуыбызның урыны оҗмахта булсын.
Гөлгенә Шиһапова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat