Соңгы көннәрдә Чаллыда өч үсмерне эзлиләр. Алар төрле көннәрдә өйләреннән чыгып киткән һәм суга баткандай юк булган.
13 яшьлек Әмир Ринат улы Заһиров 14 март көнне ЗЯБ бистәсендә югалган. Кайда икәнлеге бүгенгәчә билгесез. Үсмернең инде быел февраль аенда бер тапкыр югалып алуын да искәртеп узарга кирәк.
Әмирнең буй озынлыгы – 155 см. Чандыр гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт күзле. Капюшонлы кара худи, ак рәсемле кара куртка (фотодагы кебек), спорт чалбары һәм ак табанлы кара кроссовка кигән.
Аерым билгеләре: уң күзе өстендә кечкенә генә яра эзе бар, алдагы бер теше кителгән.
Шулай ук Чаллыда яшәүче 16 яшьлек Владислав Әсхәт улы Чабан 15 мартта югалган.
Билгеләре: буй озынлыгы – 180-185 сантиметр, аксыл чәчле (бөдрәләнеп тора), зәңгәрсу-соргылт күзле. Озын кара куртка (тезләреннән бераз гына өстәрәк), кара башлык, кара чалбар кигән. Үзе белән кара төстәге биштәре булган.
Тукай районы Кызыл Байрак авылында пропискада торучы Раиф Алишер улы Собировны да эзлиләр. Малай 20 мартта өеннән чыгып киткән һәм әлегәчә кайтмаган. Аның Чаллыда булу ихтималы бар.
Буе – 160-165 сантиметр, коңгырт чәчле, коңгырт күзле. Кара куртка, кара джинсы һәм кроссовка кигән.
Үсмерләрнең кайда икәнлеген белүчеләрдән 89053732135 (инфорг ДПСО «ОРЕЛ Татарстан» Айгөл), 89172604743 (ДПСО җитәкчесе Альбина) телефоннары аша хәбәр итүләре сорала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat