2019-2020 елларда шундый 30-33 очрак теркәлсә, 2021-2022 елларда бу сан 50 гә якынлашкан. Бу хакта журналистларга Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов хәбәр итте.
– Бу әле безгә килеп ирешкән мәгълүматлар гына. Чынлыкта алар тагын да күбрәк. Кеше ис тиеп башы авырткач, урамга чыга да, авыртуы уза. Андый очракларны без белми дә калабыз, – диде ул.
Быел исә республикада газ белән бәйле 24 бәла-каза булган. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов сүзләренчә, аларның 15е күпкатлы йортларда килеп чыккан.
– Монда яшәүчеләрнең җавапсызлыгы да бар. Татарстанда уңайлы шартларда яшәү өчен мөмкинлекләр күп, ә газ – иң еш һәм күп кулланыла торган чара. Шуңа күрә бу мәсьәлә аеруча зур игътибарлылык таләп итә, – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat