Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ураза тоту тәртибен аңлатты

Махсус хәрби операциядә катнашкан мөселман хәрбиләренең уразаны соңрак тоту мөмкинлеге бар. Бу хакта Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аена һәм ураза тотуга багышланган «Мәскәү-Казан» телекүперендәге чыгышы вакытында әйтте.

Бу җәһәттән ул йөкле хатын-кызлар, сәфәр чыккан кешеләрне телгә алды.

– Аларга уразаны соңрак тоту рөхсәт ителә. Бу хәрбиләргә дә кагыла. Үз мөмкинлекләренә карыйлар, ягъни, әгәр алар частьтә икән һәм ураза тотарга җайлары бар икән, моны эшли алалар, – диде ул.

Татарстанга килгәндә, Камил хәзрәт сүзләренчә, Казанның 40лап мәчетендә хәйрия ифтары уздыру каралган. Республикакүләм ифтарга исә 11 меңләп кеше килер дип көтелә. Моннан тыш колонияләрдә дә намаз уку һәм ураза тоту өчен шартлар каралганлыгын искәртте Камил хәзрәт.


Фикер өстәү