Илфат Әхмәтгалиев: «Кулың эш белсә, кесәң буш тормый!»

Казанның Вознесение бистәсендә яшәүче алтын куллы Илфат Әхмәтгалиев белән башта телефон аша гына сөйләшмәкче идек, тик ул сүзне кыска тотты: эшләремне килеп күрмичә, берни сөйләмим! Без килүне көткәннәр. Өйләрендә тәртип, чисталык, табын түрендә – бәлеш, хатыны Сәриянең өстендә – милли күлмәк.  Бер-берсен яратулары күзләреннән күренә. Сәриянең ирен хөрмәт итүе, Илфатның исә сөйгәнен кадерләп яшәвен аңлап алдык.

– Без дүрт малай үстек. Әти, мәрхүм, барыбызны да эшкә өйрәтте. Бездә тик утырырга ярамады.  Әти гомере буе машина йөртте, кулы алтын иде. Белмәгән бер эше булмады. Өч абыем да эшкә хирыс. Авылда яшәүче Илдар абыем тракторга кадәр үзе ясады. Төмәндә яшәүче Илдус һәм Котдус абыемнар да бик осталар, – дип сөйли  гаилә башлыгы.

Илфат та машина йөртүчегә укый. Аннары кранда эшләргә өйрәнә. Кыскасы, техника җене кагылган аңа. Илдар абыйсы белән очрашсалар, нинди яңа төр трактор ясарга, дип баш ваталар икән. Абыйсы солдат шинеленнән бияләйләр теккән. Авылда ничәмә-ничә кешегә антенналар ясап биргән. Абыйларының осталыгын күреп торган Илфат, баштарак үзендә сәләт булмаганга читенсенә дә. Осталыгы эшли башлагач ачыла. Хатыны, балага мәктәптән җимлек ясарга кушканнар, диюе була, Илфат, ничек матур итеп ясарга икән, дип баш вата башлый. Башта 5 литрлы полиэтилен шешәне генә кисеп куймакчы була. Әмма шунда әтисенең сүзләре исенә төшә: «Эшләгән эшең башкаларныкыннан бер киртек өстен булсын!»

Илфат эшкә тотына. Материалын юнәтә дә бер дигән җимлек ясап куя. Икенче юлы алар улы белән бер бәйгедә катнашыр өчен сәгать ясыйлар. Карап торышка бик күркәм килеп чыга бу эш. Илфатка шул җитә! Ишегалдындагы агач ботакларын да әрәм итми, аларны эшкәртеп, кискәләп куя. Танышлары миләш, шомырт, юкә, алмагач ботагы янына артышныкын да кушып җибәр, дип киңәш бирә. Ә артышның хуш исе! Илфат бар фантазиясен эшкә җигеп, сәгатьләр ясый башлый. Нинди генә төрләре юк аларның! Авылындагы мәчеткә догалар язылганын бүләк иткән.

– Сәгатьләрнең механизмын, саннарын һәм укларын сатып алам. Калганын үзем эшлим. Башта түгәрәк әзерлим. Шул түгәрәккә матур ботаклардан кисеп алынган вак кыйпылчыкларны тезәм. Шуларны ябыштырып утырам. Сабырлык сорый торган эш. Әмма миндә анысы  җитәрлек, – ди Илфат.

Менә шушы урында аның күзләре  яшьләнә. Гомер юлы җиңел генә бармый аның. Аякка басар, кеше булыр өчен күп тырыша. Күбрәк читкә китеп эшли. Тундрада  өшеп, буранда адашып, ач утырган чаклары да була. Бервакыт салкын тиеп нык авырый. Шунда клиник үлем дә кичерә. Табиблар, үлде,  дигән була. Аңын җуйгач, әнисе җитәкләп алып киткән була. Сыйныфташ кызы килеп, туктатып кала үзен. Илфат исә шәфкать туташының битенә сукканыннан айнып китә. Читтә эшләү җиңел булмаса да, ул җирләрне тагын бер күрергә хыяллана Илфат.

– Без элек эшләп үстек. Мәктәптә хезмәт дәресләре бар иде. Укытучыбыз Наил абый эшне яраттыра белде. «Булдыра алмыйсың» дигән сүзне белмәде, гел үсендереп  торды. Их, менә хәзерге балаларны кызганам мин! Үзебез өч бала үстерәбез. Олы улымның агач эшенә исе китми. Кызым әзрәк кул арасына керә әле. Кечкенә улымны да эшкә өйрәтү җиңел түгел. Телефон үз эшен эшли. Әгәр агач эшенә тотынмасам, мин дә интернет колы булыр идем инде. Телефоннан туеп, остаханәмә чыгып китәм, – ди ул.

Ә остаханәдә ни генә юк! Балалары үскән бишек тә үз куллары белән ясалган. Аны оныкларга дип саклап торалар. Стенада картиналарның агачтан эшләнгәннәре дә,  минераль су шешәсе ватыкларыннан ясалганнары да бар. Әтисе ядкәре итеп сакланучы кәнәфи дә бар әле. Барысына да ярату, кул җылысы кергән аларның. Сәгатьләрнең исә ниндие генә юк! Күбесен ошатып алып китәләр икән. Теләгәннәрен әйтеп, заказга эшләтүчеләр дә бар. Илфатның кул эшенә бик вакыты җитми. Көндезләрен Казанны биеклектән күзәтә ул. Кранда эшли. Йортлар төзи. Өенә кайткач,  арыганлыгын җиңеп, яраткан эшенә тотына.

– Хыял белән яшим. Күңел авылга тарта. Балтач районының Арбор авылында туып-үскән кеше мин. Пенсиягә чыккач, Сәрия белән шунда кайтып төпләнербез, дип торабыз. Мәктәп укучылары  белән түгәрәкләрдә шөгыльләнер  идем. Сабыйларны кечкенәдән кул эшенә өйрәтеп үстерәсем килә. Элек бит без бар эшкә мәктәптә өйрәндек. Югары классларда тракторга укыттылар. Шул  белем әле дә сынатмый, – ди ул.

Илфатның хыяллары күп. Арборда балалар өчен картинг үзәге дә ачасы килә. Атта йөрергә өйрәтергә дә хыяллана. Туган якка чакырып торучы агачлары бар аның. Әтисе, Илдар абыйсы белән  алар нефтьүткәргеч салыр өчен кисеп ташланган урманны яңадан торгызалар. 8 гектар җирдә үсүче нарат, чыршыларны күз карасы кебек саклый ул. Әтиләре истәлеге!

– Әтиемә хөрмәтем зур минем. Чын ир итеп үстерде. Бер генә әйтер иде. Абыйларны тәрбияләгәнен күреп, мин артык тәртипсезләнмәдем. Тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем, кәрт сукмадым. Без үскәндә матчада сыек тал чыбыгы торыр иде. Шуны күргән малайлар без. Хәзер менә шул җитми, – ди Илфат. – Кулың эш белсә, кесәң буш тормый. Ялкауланмаска гына кирәк. Аннары ир кешегә нинди генә эшкә тотынса да, янәшәсендә аңлаучы кеше булу мөһим. Ә минем бу яктан шөкер итәрлек. Сәрия канатландырып тора. Хәзер инде ул да миңа булыша. Икәү бергә булганда, бар да җиңел. Гаиләм белән бәхетлемен. Өч баламны чын кеше итеп үстерергә иде. Матур картлык телим үзебезгә. Кирәкле, кадерле булып яши алсак иде.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү